+28 °С
Болытлы
Яна Бирде авылы егете, «Шустрый» позывнойлы 22 яшьлек якташыбыз хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен югары бүләккә лаек булды –Миңнегали Шәйморатов медале белән бүләкләнде. Ул 2022 елның сентябреннән бирле хәрби хезмәттә ил мәнфәгатьләрен яклауга лаеклы өлеш кертә.
Якташыбызны әлеге зур бүләк белән котлыйбыз һәм Ватаныбызга тугрылык, батырлык, фидакарьлек өлгеләре күрсәткәне өчен рәхмәтебезне белдерәбез!