ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
18 гыйнвар 2024, 07:25

Җәмәйлеләр җиңүгә өмет итә

Имәнлекуллыларның Җирле инициативаларны хуплау программасы ярдәмендә чишелеше кичектерүне көтми торган байтак проблемалардан арынуы билгеле.

Җәмәйлеләр җиңүгә өмет итәҖәмәйлеләр җиңүгә өмет итә
Җәмәйлеләр җиңүгә өмет итә

 Имәнлекул авыл Советы авыл биләмәсе бу программада 2016 елдан бирле катнашып килә һәм конкурста берничә тапкыр җиңүгә иреште. Шулай итеп, Җирле инициативаларны хуплау программасы буенча халык тарафыннан сайлап алынган Имәнлекул авылы мәдәният йорты фасадын, Имәнлекул авылы су линияләрен, Югары Аташ авылы Яшьләр һәм Кызыл Партизан урамнарындагы юлларны ремонтлау, Имәнлекул урта мәктәбе тәрәзәләрен алыштыру һәм жалюзи сатып алу кебек проектлар тормышка ашырылды. 2021 елда җирлек ихтыяҗларына “МТЗ” тракторы алынды, Югары Аташта, Имәнлекулда заманча хоккей мәйданчыклары урнаштырылды.
Быел да авыл халкы бу программада катнашу карарын зур теләк белән кабул итте һәм хуплап каршы алды. Имәнлекул мәдәният йортында узган йомгаклау җыелышында 31 кеше: биләмә башлыгы Разалия Лиф кызы Хафизова, Җәмәй авылы халкы катнашты. Биредә башлангыч җыелышлар да активлык белән үтте. Алар күзгә-күз карашып очрашулар, өйдән-өйгә йөрү форматында үткәрелде. Авыл халкы тарафыннан авыл мәдәният йорты өчен көчәйтүче аппаратура, урам тренажер комплекты һәм “МТЗ-82.1” тракторы өчен прицеп, КУН - универсал, өч корпуслы ПЛН-3-3.5 сабаны сатып алу кебек тәкъдимнәр кертелгән иде. Җыелышта соңгысын – “МТЗ-82,1” коммуналь тракторы өчен прицеп, КУН - универсал, өч корпуслы ПЛН-3-3.5 сабаны сатып алу проекты бертавыштан хуплау тапты һәм сайланды. Авыл Советы территориясен тәртипкә салу өчен бу кирәк-яракларсыз эшне оештыру авырга килә, шуңа күрә бу проект иң өстенлеклесе, дип табылды.
Бу җәһәттән республика бюджетыннан 1млн 200 мең сум акчага ия булу өчен аның 10 проценты кадәр сумманы халык тупларга тиеш. Тагын 13 проценты кадәр сумманы муниципаль бюджет һәм 15% күләмдә иганәче – җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” (җәмгыятьнең генеральный директоры Вадим Васильевич Соколов) дә бирәчәк һәм барлыгы 150 000 сум акча юнәлтеләчәк. Халык акчасын һәр йорт хуҗалыгыннан 500әр сум күләмендә җыярга карар ителде. Проектны тормышка ашыруга туплаган акчаны янга калдыру мөмкинлеге килеп туса, бу экономияләнгән акчаны да тулысынча шушы ук проектка кулланырга дип, карар иттеләр.
Җыелыш барышында шулай ук инициатива төркеме сайланды. Эльза Әлтәф кызы Камалова, Ринат Әхсән улы Маннанов, Гөлшат Ринат кызы Ханова, Гөлсинә Хаммат кызы Сәмигуллина, Гөлназ Рәшит кызы Әһәдуллина, Ләйсән Нәүфәт кызы Тимерханова, Рөстәм Илфат улы Гыйльметдинов, Зарифа Муса кызы Садретдинова, Рәзилә Сафиулла кызы Яппарова, Альбина Хаммат кызы Хәйруллина кандидатуралары өчен һәммәсе дә бертавыштан ризалык бирде.
Чара ахырында Разалия Лиф кызы Хафизова җыелышта катнашучыларга биләмә, авыл тормышында актив булулары өчен рәхмәт белдерде һәм конкурста уңышлар теләде. Без дә, үз чиратыбызда, Җәмәй авылы халкына уңыш елмаер һәм алар конкурста җиңәр, дигән теләктә калабыз.

Җәмәйлеләр җиңүгә өмет итә
Җәмәйлеләр җиңүгә өмет итә
Җәмәйлеләр җиңүгә өмет итә
Җәмәйлеләр җиңүгә өмет итә
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас