2016 елда – ул гамәлдгә кертелгән мәлдә Чиялекул авылында суалгыч башня яңартылды, 2018 елда Яңа Балтач балалар бакчасы ихатасын да уен мәйданчыгы булдырылды, 2019 елда шулай ук биләмә үзәгенең Базы, Коммунистик, Яшьләр һәм Тынычлык урамнарында юллар күтәртелеп эшләнде, 2020дә “МТЗ82,1” маркалы тракторга ия булдылар, 2021дә Яңа Балтач авылы клубына ремонт ясалып, мебель алынды, 2022 елда Югары Каръяу ды авылында юл өслеге капиталь ремонтланылды, 2023 елда шушы авыл клубы аякка бастырылып, төзекләндерелде. 2024 елда да, мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйча, чираттагы проблемадан арынырга була. Шушыларны һәм программа да катнашуга бәйле шартларны кабатлап искә төшергәннән соң, 29 декабрьдә Яңа Балтач мәдәният йортында үткән йомгаклау җыелышында биләмә башлыгы Раушания Фәдир кызы Усманова алдан үткән җыелышларда күтәрелгән проблемалар арасыннан иңиң мөһимен сайлап тавышка куярга чакырды. Яңабалтачлылар 2024 елда бу программа ярдәмендә төрле тренажерлары да булган ачык һавадагы спорт мәйданчыгына ия булырга теләк белдереп, бердәм тавыш бирде. Бүгенгә ул проектның хакы 1 млн. 200 сум күләмендә бәһаланыла. Бу җәһәттән биләмә хакимиятенең үз бюджетыннан 200 мең сум акча бүләргә карары бар инде. Җыелыш та чыгыш ясап, биредә эшчәнлек алып баручы Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү коопера тивколхозы идарәсе рәисе Фәнил Фәрит улы Гәрәев идарә утырышы карары белән 150 мең сум иганә ярдәме күрсәтәчәкләрен вәгъдә итте. Җирле инициативаларны хуплау программасы Халык тупланмасы 100 мең сум булу шарт, һәр йорт ихатасына бүлгәндә, 500әр сум туры килә. Җыелыш моны тупларга бертавыштан карар кабул итте. Яңабалтачлыларның барлык буыннары өчен дә тән һәм рух сәламәтлеге бирәчәк әлеге проектны башыннан азагынача җиткерүне озатып баруны Лүзия Нәфыйкова, Альмира Ихсанова, Эльвира Гайсина, Альбина Ханова, Ринат Вәлиев, Илнур Хәйруллин, Гөлсинә Баева, Гөлчәчәк Явишева, Тәгъзимә Мөхәммәтдинова һәм Эльвина Шәгыйзьянованы берләштергән инициатива төркеменә йөкләттеләр. Спорт мәйданчыгын кайтарып урнаштыру барышында тупланган акчаны экономияләү мөмкинлеге булган очракта ул акчаны да шушы ук юнәлештә тотынырга килештеләр. Яңабалтачлыларның изге башлангычы тормышка ашачагына нигез ташлары салынды, инде аның гамәлдә башкарылуын да күрергә язсын. Ә спорт мәйданчыгы яшенә дә, картына да ныклы сәламәтлек, күтәренке кәеф, эшкә яңа дәрт бүләк итсен, дип телибез.