ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
19 гыйнвар 2024, 11:35

Озын гомерлелек сере – хәрәкәттә

Скандинавча йөреш – районыбызда шактый популяр спорт төрләренең берсе. Ул умыртканың һәм буыннарның нормаль эшчәнлеген тергезүгә, мускулларны ныгытуга, остеохондроз һәм башка авыруларны киметүгә ярдәм итә. Шулай ук йөрегәндә яхшы кәеф барлыкка килә, сәламәтлек торышы яхшыра.

Озын гомерлелек сере – хәрәкәттәОзын гомерлелек сере – хәрәкәттә
Озын гомерлелек сере – хәрәкәттә


Бераз тарихка күз салсак, бу төр йөреше узган гасырның 30 нчы елларында ук барлыкка килгән. Җәй айларында да күнекмәләрен дәвам итү өчен аны фин чаңгычылары уйлап тапкан. 70 нче елларда ул аерым бер фитнес төре буларак кулланыла һәм таяклар белән йөрү дип атала башлый. 1990 елда инде ул Nordic Walking дигән атама ала, безнең илдә исә аны скандинавча йөреш, диләр. Скандинавча йөреш – өлкән кешенең физик активлыгына ярдәм итүнең иң яхшы алымнарының берсе.
Бүген район үзәгендәге Гаилә ялы паркында 50 яшьтән өлкәнрәк спорт сөюче райондашларыбыз актив рәвештә скандинавча йөрешкә чыкты. “Хәрәкәт – озын гомерлелек юлы” дип аталган “ГТО” Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы фестивале чикләрендә узган спорт чарасында 50дән артык хезмәт ветераннары, пенсионерлар катнашты.

Озын гомерлелек сере – хәрәкәттә
Озын гомерлелек сере – хәрәкәттә
Озын гомерлелек сере – хәрәкәттә
Озын гомерлелек сере – хәрәкәттә
Озын гомерлелек сере – хәрәкәттә
Озын гомерлелек сере – хәрәкәттә
Озын гомерлелек сере – хәрәкәттә
Озын гомерлелек сере – хәрәкәттә
Озын гомерлелек сере – хәрәкәттә
Озын гомерлелек сере – хәрәкәттә
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас