ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
19 гыйнвар 2024, 09:30

Районыбыз дин әһелләре гыйлем дәрәҗәсен арттырды

Гыйбадәтләрнең иң бөеге – гыйлем. Гыйлем алуның никадәр мөһим икәнлегенә бик күп аятьләр һәм хәдисләр дәлил булып тора. Дин әһелләре халык күңелен иман нуры белән сафландыру, яктырту, райондашларыбызга әхлакый тәрбия бирү буенча гаять зур һәм мөһим эшчәнлек алып бара.

Районыбыз дин әһелләре гыйлем дәрәҗәсен арттырдыРайоныбыз дин әһелләре гыйлем дәрәҗәсен арттырды
Районыбыз дин әһелләре гыйлем дәрәҗәсен арттырды

 Хәзерге болганчык заманда бу аеруча көнүзәк мәсьәлә. Шушы юнәлештә районыбызда төрле күркәм чаралар оештырыла. Имамнарыбызның белемен камилләштерү, дини гыйлем алырга өндәү, укыту эшчәнлеге алып барыла.
Районыбыз үзәк мәчете “Әдһәм-Бикә”дә әһәмиятле чара – Үзәк Диния Нәзарәтенең Русия ислам университеты мөгаллимнәре тарафыннан безнең төбәк дин әһелләре өчен ике көнлек дини гыйлем күтәрү курслары оештырылды. Анда безнең район һәм Дүртөйле, Илеш, Бакалы, Кушнаренко районнары имамнары һәм аларның ярдәмчеләре – 60тан артык кеше катнашты.
Укуларның беренче көнендә дини сабак алырга килүчеләр безнең үзәк мәчеттә җыелды. Чара Коръән аятьләрен укудан башланды, аннары район имам-мөхтәсибе ярдәмчесе, “Әдһәм-Бикә” мәчете имам-хатыйбы Дилшод Касыймходжаев һәммәсен дә сәламләп, дини белем арттыру курсларының максаты, тәртибе белән таныштырды. Чарада шулай ук Русия Ислам университеты мөгаллиме Абдулкәрим хәзрәт Кинҗәбаев, Русия Үзәк Диния Назәрәтенең теркәү бүлеге җитәкчесе Мөхәммәд Миңнегалиев чыгыш ясады.
Артабан дәрәҗәле мөгаллимнәр безнең үзәк мәчеттә җыелучы дин әһелләре өчен көн дәвамында укулар үткәрде. Укулар барышында мәчетләр эшчәнлегендә документация алып бару, хокук, экстремизмга каршы торуга кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Икенче көнне исә дәресләр дистанцион форматта дәвам итте. Курсларда катнашучыларның уртак фикере буенча, белем камилләштерү бик файдалы булды. Киләчәктә дә дини гыйлем алучылар санының артуын Аллаһ Тәгалә насыйп итсен.

Районыбыз дин әһелләре гыйлем дәрәҗәсен арттырды
Районыбыз дин әһелләре гыйлем дәрәҗәсен арттырды
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас