Чакмагыш беренче урта мәктәбендә бүген үткән тантаналы линейкада муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев та катнашты. Ул “КЭС-БАСКЕТ” республика спартакиадасында җиңү яулаган баскетболчылар командасын тәбрикләде, тренер Илсөяр Өлфәт кызы Басыйровага физик культура һәм спортны үстерүдә шәхси өлеш кертеп, югары нәтиҗәләргә ирешкәне өчен Рәхмәт хаты тапшырды. Мәктәп директоры Алмаз Бикмөхәммәтов белән көндәлек мәсьәләләргә тукталып үттеләр, хакимият башлыгы укучыларга уңышлар теләде.
Гимназия директоры Илдус Шәйдуллин тантаналы линейкада ВФСК ГТО (Хезмәткә һәм оборонага әзер) аерымлык билгеләре һәм таныклыклар тапшырды, ул шулай ук “Серебряный мяч” волейбол буенча район этабында җиңү яулаган егетләр һәм кызлар командаларын тәбрикләп үтте.