Күптән түгел клуб хезмәткәрләре авыл халкы белән берлектә чаңгыга басты. Сәламәтлекне ныгыту белән беррәттән алар кышкы табигать белән дә сокланды. Ачык һавада йөрү чарада катнашучыларга тазалык кына түгел, күтәренке кәеф дә өстәде.