Узган елда Яңа Каръяуды халкы дистә еллап ябылып торган авылдагы мәдәният йортын ремонтлап, җиһазландырып аның ишекләрен яңадан ачарга карар кабул иткән. Конкурста җинеп чыгуга ирешеп, республика, район бюджетыннан да финанслар бүленгәч, күркәм төзелеш эшләре. Җәелдерелде, бина яңарып, матурланып кирте.
Күптән түгел генә исә инде яңартылган мәдәният йортын ачу тантанасы узды, ул хәзер яңа сулыш алды. Биредә шулай ук китапханә дә үз эшчәнлеген алып барачак.
Авыл халкының зур сөенечен уртаклашып, муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова яңакаръяудылларны ихлас йорәктән тәбрикләде, Яңа Каръяудыда туып-үскән күренекле шәхесләрне барлап, авылның бай үткәне булган кебек, киләчәге дә матур булыр, дип билгеләнде. Авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Раушания Фәдир кызы Усманова төзекләндерү эшләренең барышы турында сөйләде, бу гамәлләрне башкаруга көч салган инициатива төркеме әгъзаларына, ярдәм кулы сузган кешеләргә һәм иганәчеләргә рәхмәт һәм хөрмәт сүзләрен әйтте. Җаваплылыгы чикләнгән “Базы” җәмгыятенең генеральный директоры Вадим Васильевич Соколов, авылдашларыбыз – Башкортстанның атказанган юристы Камил Гамбир улы Шакиров, шәхси эшкуар Рөстәм Рәфгать улы Латыйпов һәм клуб мөдире Римма Миңнехаҗип кызы Гайнановага Рәхмәт хатларын тапшырды.
Мәдәният йортын ачу тантанасында шушы авылда белем алып, үзешчән сәнгатьтә катнашып үскән, хәзер инде Уфа фән һәм технологияләр университеты доценты, кафедра мөдире, Башкортстанның мәгариф отличнигы Илсур Салихҗан улы Мансуров та катнашты. Филология фәннәре кандидаты, әдәбият белгече буларак, ул авыл китапханәсенә 100гә якын әдәби, фәнни китаплар тапшырды. Бу якларның тагын бер тырыш, сәләтле егете Азамат Николай улы Калагаев клубка аудиосистема бүләк итте.
Күркәм чара район мәдәният йортының иҗат коллективы башкаруындагы моңлы җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды. Шушы авылда гомер иткән Розалия Хөрмәтуллина, Резеда Хәмәдиярова, Фәнүзә Камалованың чыгышларын тамашачылар аеруча көчле алкышларга күмде.
Мәшһүр классикларыбыз әйтмешли: “Халкың сиңа килсен һәрчак, сүнмә, мәдәни учак!”. Күмәк көч салып, тир түгеп, ачылган яңартылган мәдәният йортына, китапханәгә илтүче