ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
22 гыйнвар 2024, 11:35

Мөһим мәсьәләне уңышлы хәл итү өчен

Районда Җирле инициативаларны хуплау программасында катнашу буенча актив эшчәнлек дәвам итә. Ул бик күп мөһим проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирә, аның ярдәмендә халыкның файдалы һәм кирәкле тәкъдимнәре тормышка ашырыла.

Мөһим мәсьәләне уңышлы хәл итү өченМөһим мәсьәләне уңышлы хәл итү өчен
Мөһим мәсьәләне уңышлы хәл итү өчен


Чакмагыш гимназиясе дә 2024 елдагы Җирле инициативаларны хуплау программасына актив кушылды. Биредә узган җыелышта Тынычлык урамындагы 24 һәм 26 нчы йортларда яшәүче укучыларның әти-әниләре мәктәптәге агач тәрәзәләрне пластик тәрәзәләргә алыштыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать иттеләр. Анда җыелучыларның һәммәсе дә бу тәкъдимне бертавыштан хуплады һәм әлеге проект өчен тавыш бирде.
Бу мәсьәләнең өстенлекле булуы һәм хуплау табуы аңлашыла да. Чөнки гимназиянең кайбер кабинетларында тәрәзәләр иске булганлыктан, уку кабинетларында кыш көннәре салкын була. Классларны җилләтү дә авырга туры килә. Заманча тәрәзәләр исә бинага эчтән дә, тыштан да эстетик зәвыклы күренеш бирәчәк, балаларның иминлеген тәэмин итәчәк. Бу җылылык энергиясе өчен чыгымнарны да сизелерлек киметәчәк, иске тәрәзә блокларын буяу, рамнар арасын җилемләп ябыштыру һәм ремонтлау да таләп ителмәячәк. Шуңа күрә гимназия укучылары һәм аларның әти-әниләре мәктәп тәрәзәләрен алыштыру инициативасын хупладылар. Аларның бу теләкләре дә, һичшиксез, тормышка ашар, дигән ышанычтабыз. Гимназиянең киләчәгенә уңай йогынтылы проектның конкурста җиңүләрен һәм әлеге мөһим проблеманың уңышлы тормышка ашырылуын телибез.

Мөһим мәсьәләне уңышлы хәл итү өчен
Мөһим мәсьәләне уңышлы хәл итү өчен
Мөһим мәсьәләне уңышлы хәл итү өчен
Мөһим мәсьәләне уңышлы хәл итү өчен
Мөһим мәсьәләне уңышлы хәл итү өчен
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас