ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
22 гыйнвар 2024, 06:50

Ярты гасыр пар сукмактан атлап

Ярты гасыр пар сукмактан атлап, алтын туйга җитү – зур бәхет. 50 ел дәверендә кулга-кул тотынышып, пар акошлардай гомер иткән хөрмәтле райондашларыбызны зурлау – күркәм традиция.

Ярты гасыр пар сукмактан атлапЯрты гасыр пар сукмактан атлап
Ярты гасыр пар сукмактан атлап


Яңа Балак авылында игелекле гомер кичерүче  Өлфәт белән Фируза Рәфыйковлар ярты гасыр үтеп киткәнен сизми дә калган. Алар өч балага гомер һәм матур тәрбия биреп,  олы тормыш юлына чыгарган.
Күркәм тормыш бәйрәмнәре белән юбилярларны Рәҗәп авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Фәнүз Сәхибгәрәев тәбрикләде. Рәҗәп, Иске Сөрмәт авыл клублары хезмәткәрләре матур концерт номерлары бүләк итте.
Районыбызның бу матур парына киләчәктә дә бергә һәм бердәм булып, балалары, оныклары кадер-хөрмәтенә төренеп яшәргә насыйп булсын!

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас