Алар үзләрен төрле рольләрдә, төрле эшчәнлектә үз көчләрен сынап карый ала. Куллары белән нәрсәдер ясарга, фантазияләргә, идеяләр тәкъдим итәргә, аларны тормышка ашырырга, рәсем ясарга балалар бик ярата. Кызлар һәм егетләр төрле эшчәнлеккә җәлеп ителеп, үзләренең осталыкларын, шәхси үзенчәлекләрен, иҗади карашын күрсәтергә омтыла.
Уку процессының аерылгысыз өлеше буларак, предмет атнасы элек өйрәнелгән материалны кабатлауны активлаштырырга, алган белемнәрен, күнекмәләрен ныгытырга, предметларны өйрәнүне кызыклырак һәм җәлеп итүчәнрәк итәргә ярдәм итә. Мәсьәлән, мәктәптә “Минем яраткан коралым” дигән рәсемнәр күргәзмәсе үтте. Укучылар анда үзләренең яраткан музыка коралларының рәсемнәрен тәкъдим иттеләр. Аларның рәсемнәре бик матур һәм теманы яхшы чагылдыра торган килеп чыкты.