+24 °С
Яңгыр
Чара барышында китап сөючеләр аның биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар. Кәүсәрия Фидаил кызы – авыр язмышлы кеше. Балачактан инвалид булганга, ул гомер буе тормыш авырлыкларына бирешмичә көрәшә, төрле буын вәкилләре өчен матур әсәрләр иҗат итә. Көчле рухлы шагыйрә өчен иҗат юлы үз-үзен белдерүнең, үз шәхесен тормышта раслауның, үзең турында дөньяга сөйләү, җәмәгатьчелек тарафыннан танылу һәм танылуга ирешү мөмкинлегенең төп ысулы булып тора. Аның мәхәббәт турында шигырьләре күп. Ул кешенең иң яхшы рухи сыйфатларын: туган җиргә, табигатькә мәхәббәтне данлый. Чара Кәүсәрия Шәфыйкованың шигырьләре һәм җырлары белән үрелеп барды.