ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
23 гыйнвар 2024, 10:15

Уңайлы шартларда шөгыльләнүгә ирешергә

Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсендә дә Җирле инициативаларны хуплау программасы ярдәмендә зур күләмле төзү-төзекләндерү эшләре башкарылып килә.

Уңайлы шартларда шөгыльләнүгә ирешергәУңайлы шартларда шөгыльләнүгә ирешергә
Уңайлы шартларда шөгыльләнүгә ирешергә

 Аларның һәммәсе дә авылларда яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешендә уңай чагылыш табып, яңа хезмәт җиңүләренә рухландыра. Әлеге программа агымдагы елда да дәвам итәчәге билгеле булу белән үк биләмә авылларында гражданнарның җыеннары үтә башлады һәм аларда кичектерүне көтми торган мөһим бурычлар билгеләнде. Алда үткән халык җыеннарында Каразирек авылында консервацияләүгә куелган урта мәктәп бинасының әле төрле күләмле ярышлар оештырып үткәрү өчен файдаланылучы спорт залын яхшылап ремонтлау һәм Сыйрышбашта ачык һавада спорт мәйданчыгы булдыру мәсьәләләре өстенлеклерәк буларак кабул ителде һәм алар арасыннан тәү чираттагысын сайлап алу бурычы куелды. Каразиреклеләрнең омтылышы өстенрәк булып чыкты һәм йомгаклау җыелышына чыгарылды. Каразирек мәдәният йортында үткән әлеге чарада шактый кешеләр катнашып, тавыш бирделәр. Чараны ачып җибәреп, Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рамил Камил улы Вәлиәхмәтов җыелучыларга тагын бер тапкыр Җирле инициативаларны хуплау программасы шартларын аңлатты, аның ярдәмендә башкарылган эшләрне барлады һәм быел программада катнашачак проект өчен тавыш бирергә чакырды. Җыелыштагылар бертавыштан Каразирек авылында спорт залына пластик тәрәзәләр кую, ныклы ябыла торган ишек урнаштыру, гомумән – керү урынын яңарту, бинаны яхшылап тышлау, эчен дә матурлау яклы булдылар. Шушы эшләрнең проект сметасы хакы 1 миллион 200 мең сумга төшә. Республика бюджетыннан финансланылуга ирешү өчен аның бер өлешен урындагы бюджеттан, икенчесен иганәчеләр ярдәменнән туплау шарты итеп куела. Ә иң мөһиме – халыкның үзеннән башлангыч тупланма булу, ул кимендә 8-10 процент булырга тиеш. Быел бу максатка авыл биләмәсе бюджетыннан 200 мең сум бүлү каралган, биредә эшчәнлек алып баручы «Победа» авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы 150000 сум һәм шәхси эшкуар Вадим Әхмәтов аерым иганә ярдәме кертәчәкләрен җыелыш алдында чыгыш ясап вәгъдә иттеләр. Халык иганәсен йорт ихаталарыннан 1000әр сум тупларга килештеләр. Проектны тормышка ашыруны башыннан ахырына кадәр Розалия Сәхи кызы Гафарова, Дилә Фазылҗан кызы Галиева, Рәмилә Рәис кызы Әхмәтова, Ира Җиһанур кызы Заһидуллина, Радик Мәкъсүдәт улы Гафаров, Рәмзә Карам кызы Җирле инициативаларны хуплау программасы Хәмәтдинова, Рәзилә Рәшит кызы Нәбиева, Миләүшә Әнүс кызы Миңнегалиева, Галия Рафаэль кызы Фәхруллина, Вадим Әгъләм улы Әхмәтовны берләштерүче инициатива төркеме күзәтчелектә тотачак. Программада җиңеп чыгып, аны тормышка ашыру барышында тупланган акчаны янга калдыру мөмкин булса, шул экономияләнелгән сумманы да төзекләндерү максатында тотынып бетерергә булдылар. Башлангычларын тормышка ашырып, каразиреклеләргә артабан да сәламәт яшәү рәвешенә файдалы спорт белән шөгыльләнүләрен уңайлы шартларда дәвам итүләрен телибез.

Уңайлы шартларда шөгыльләнүгә ирешергә
Уңайлы шартларда шөгыльләнүгә ирешергә
Уңайлы шартларда шөгыльләнүгә ирешергә
Уңайлы шартларда шөгыльләнүгә ирешергә
Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас