ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Новости
23 гыйнвар 2024, 10:05

Укучылар “Блокадалы карлыгач” акциясенә кушылды

18 гыйнвардан илебездә Ленинград блокадасын өзүнең 80 еллыгына багышланган “Блокадалы карлыгач” патриотик акциясе уза.

Укучылар “Блокадалы карлыгач” акциясенә кушылдыУкучылар “Блокадалы карлыгач” акциясенә кушылды
Укучылар “Блокадалы карлыгач” акциясенә кушылды

Әлеге акциягә Тозлыкуш урта мәктәбенең Шәйморатов сыйныфы укучылары да кушылды. Сыйныф җитәкчесе М.Г. Арысланова белән берлектә балалар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алып, карлыгачлар сурәтләнгән жетоннар ясадылар. “Блокадалы карлыгач” – Бөек Ватан сугышы елларында камалышта булган Ленинград символы. Калайдан ясалган кечкенә карлыгач значогын кешеләр күкрәгендә йөрткәннәр, бу яхшы хәбәр билгесе булган һәм "хат көтәм" дигәнне аңлаткан. Бу шәһәр халкының фашистларның хәтта кош та блокада боҗрасы аша оча алмаячак дигән белдерүләренә җавап булган.

Укучылар “Блокадалы карлыгач” акциясенә кушылды
Укучылар “Блокадалы карлыгач” акциясенә кушылды
Укучылар “Блокадалы карлыгач” акциясенә кушылды
Укучылар “Блокадалы карлыгач” акциясенә кушылды
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас