+22 °С
Дождь
Чара барышында Миләүшә Радик кызы балаларга сәламәтлекнең һәр кеше тормышының төп кыйммәтләренең берсе булуы турында сөйләде, гомер дәвамында сәламәтлекне сакларга ярдәм итүче кагыйдәләр белән таныштырды. Балалар бик теләп укытучының сәламәтлек турында мәкальләре буенча викторина сорауларына җаваплар бирделәр, спорт темасына кагылышлы табышмаклар чиштеләр. Укучыларга шулай ук: “ Көн саен бер-беребезгә әйткән яхшы сүзләр дә сәламәт яшәү рәвешенә булышлык итә”, – дигән төшенчә аңлатылды. Дәрес ахырында балалар сәламәт яшәү рәвеше темасы буенча рәсемнәр буядылар.