ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
24 гыйнвар 2024, 10:45

Блокада икмәге мәңге хәтерләрдә

27 гыйнварда илебездә Бөек Ватан сугышы тарихында зур әһәмияткә ия булган дата – 900 көнгә якын камалышта торган Ленинград шәһәренең фашистлардан тулысынча азат ителүенең 80 еллыгы билгеләнә.

Блокада икмәге мәңге хәтерләрдәБлокада икмәге мәңге хәтерләрдә
Блокада икмәге мәңге хәтерләрдә

 Бүген Чакмагыш гимназиясендә директорның тәрбия буенча киңәшчеләре өлкән сыйныф укучылары советы белән берлектә «Блокадалы икмәк» хәтер акциясен үткәрделәр. Аның максаты – Бөек Ватан сугышы елларында Ленинградта яшәүче халыкның батырлыгы һәм ныклыгы турында искә төшерү. “Блокадалы икмәк” Бөтенрусия хәтер акциясенең төп символы булып 125 грамм авырлыктагы икмәк кисәгеннән тора. Нәкъ менә шундый көненә бер кешегә икмәк бирү минималь нормасы Ленинград блокадасының иң авыр чорында билгеләнгән.

Блокада икмәге мәңге хәтерләрдә
Блокада икмәге мәңге хәтерләрдә
Блокада икмәге мәңге хәтерләрдә
Блокада икмәге мәңге хәтерләрдә
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас