ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
24 гыйнвар 2024, 06:30

“Бурдан кала, уттан юк”

“Бурдан кала, уттан – юк”, – ди халык мәкале. Салкыннар башлану белән янгын чыгу куркынычы арта. Бу җылылык системаларын һәм төзек булмаган электрда эшләүче җылыту приборларын куллану белән бәйле. Башкортстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты инженеры Венер Гаязов Рәҗәп авыл биләмәсе хакимияте белгече Гөлнара Сәхибгәрәева белән берлектә биләмә территориясендә профилактик рейд үткәрде.

“Бурдан кала, уттан юк”“Бурдан кала, уттан юк”
“Бурдан кала, уттан юк”

 

Алар профилактик исәптә торучы күп балалы гаиләләр һәм ялгыз яшәүче гражданнар йортларына кереп, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен исләренә төшерде.
Дәүләт комитеты белгече шулай ук янгын килеп чыккан очракта ниләр эшләү мөһимлеген һәм ашыгыч ярдәм хезмәтләрен чакыру кагыйдәләре турында аңлатты. Җылыту системасын эксплуатацияләүдә кагыйдә бозулар, төзек булмаган электр үткәргечләр ачыкланды, алардан арыну өчен күрсәтмәләр бирелде һәм вакыт билгеләнде. Йорт хуҗалыкларында автоматик янгын хәбәрчеләренең төзеклеген тикшерделәр.
Авыл биләмәләрендә мондый профилактик рейдлар дәвам итәчәк.

“Бурдан кала, уттан юк”
“Бурдан кала, уттан юк”
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас