ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
24 гыйнвар 2024, 06:10

Иске Калмаш урта мәктәбе укучылары БДПУ студенты белән очрашты

Студентлар көне алдыннан Иске Калмаш урта мәктәбенең 10-11 сыйныф укучылары өчен М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының сәнгать-график факультетының 3 курсы студенты Динара Рәуф кызы Сәбгыянова белән очрашу оештырылды.

Иске Калмаш урта мәктәбе укучылары БДПУ студенты белән очраштыИске Калмаш урта мәктәбе укучылары БДПУ студенты белән очрашты
Иске Калмаш урта мәктәбе укучылары БДПУ студенты белән очрашты

 Динара югары сыйныф укучыларына һөнәри юнәлеш бирү әңгәмәсе үткәрде. Ул аларга университет, бюджет урыннары һәм уку юнәлешләре турында сөйләде. БДПУның факультетлары, институтлары һәм колледжы эшчәнлеге белән таныштырды. Студент кыз БДПУның сәнгать-график факультетында укыганга күрә, аеруча кызлар һәм егетләрне рәсем сәнгате кафедрасы белән якыннан таныштырды. Яшүсмерләр әзерлек юнәлешләре, уку төрләре, дисциплиналар һәм иҗади өлкәдә укуның кызыклы мизгелләре турында күп яңалыклар белделәр.
Очрашу ахырында Динара булачак абитуриентларга кайсы уку йортына укырга керергә теләүләрен билгеләргә чакырды һәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыруны теләде.

Иске Калмаш урта мәктәбе укучылары БДПУ студенты белән очрашты
Иске Калмаш урта мәктәбе укучылары БДПУ студенты белән очрашты
Иске Калмаш урта мәктәбе укучылары БДПУ студенты белән очрашты
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас