Клубның чираттагы киңәшмәсендә без махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәм итү максатыннан окоп шәмнәре ясарга һәм тукмач кисеп җибәрергә сөйләштек. Бу хакта авылыбыз төркемендә хәбәр ителү белән күпчелек авылдашларыбыз әлеге акциядә катнашырга теләк белдерде. Китапханәдә һәм авыл клубында алдан ук шәмнәр ясау өчен калай банкалар җыю оештырылды. Чит якларда яшәүче якташларыбыз, күпчелек изге күңелле авылдашларыбыз һәм "Гаилә" клубы әгьзалары ярдәме белән 20 кг парафин кайтарттык.
24 гыйнварда шушы изге ният белән берләшкән авылдашлар, авыл активистлары катнашлыгында окоп шәмнәре ясауны башладык. Әлеге көнгә авылыбызның уңган хуҗабикәләре дә өй тукмачы кисеп, киптереп контейнерларга салып китереп тапшырдылар. Махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезгә окоп шәмнәрен ясау кебек изге гамәл бүген дә дәвам итә. Җыелган калай банкаларга тагын да шәмнәр ясап, махсус хәрби операция зонасына җибәрергә дип исәп тотабыз. Безнең бу эшебезне күреп, якташ егетләребезгә ярдәм булсын дип, авылдашларыбыз тагын акча күчерделәр. 25 гыйнвар көненә барлыгы 17 мең акча тупладык. Без ул акчага яугирләребезгә мунча миче һәм башка кирәкле әйберләр алып, фронтка җибәрәргә ниятләдек.
Шушы саваплы эшләрдә ярдәм иткән Югары Аташ авылы халкына зур рәхмәт белдерәбез. Безнең күңел җылысын кушып, изге теләкләр теләп башкарылган саваплы гамәлебез герой якташларыбызга файда китерсен, туган якларының җылысы, хәстәрлеге булып, беразга гына булса да аларның күңелләрен күтәрсен иде, дип телибез.