Тату гаиләләрдә генә бәхетле сабыйлар тәрбияләнеп үсә, һәрнәрсәдә тәртип күзәтелә. Ә гаиләләр ныклыгы – тоташ җәмгыятебезнең имин киләчәге дә ул. Русиядә Гаилә елы чикләрендә безнең районыбызда да ел башыннан төрле кызыклы, мавыктырлык чаралар оештырылып үтә башлады. Шундыйларның берсе узган атнада Тайняш урта мәктәбендә ата-аналар, укытучылар, балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм укучы балалар катнашлыгында үтте. Аның эшендә районыбыздагы Гаилә хезмәте җитәкчесе Ильвера Илдус кызы Шәймөхәммәтова да катнашты һәм чыгыш ясады. Чараны гаилә кыйммәтләре турында эчтәлекле чыгышы белән мәктәп директоры Илзида Назыйм кызы Башмакова ачып җибәрде. Укучылар агитбригадасының чыгышы да гаиләләр тулы һәм бөтен булырга тиешлеге, аның һәр әгъзасының үз бурычларын һәм хокукларын яхшы белүе мөһимлеге, төрле хәлләрдә дә уртак уңай фикергә килеп, уртада сабыйлар мәнфәгатьләре өстен булырга бурычлылыгы һәм гасырлардан килгән башка тәгълиматлар сакланырга тиешлегенең ачык чагылышы булды. Гаилә хезмәте җитәкчесе Ильвера Илдус кызы Шәймөхәммәтова да үзләре башкарган мөһим бурычлар белән таныштырды, һәр гаиләнең, бигрәк тә төрле сәбәпләр белән авыр тормышта калганнарының да, барлык җәмәгатьчелек игътибарыннан читләштерелергә тиеш түгеллеген ассызыклады. Урыннарга чыгып, биләмә хакимиятләре, төрле учреждениеләр һәм җәмәгатьчелек вәкилләре белән берлектә рейдлар оештырып, һәр гаиләгә ярдәм күрсәтүне дәвам итүне ул көнүзәк бурыч итеп билгеләде. “Тормыш көткәндә төрле хәлләр булучан. Авырлыклар килгәндә үз эчегезгә бикләнеп калмагыз, безгә килегез. Һәр мәсьәләдә ярдәм күрсәтергә әзерлекле белгечләребез дә, мөмкинлекләребез дә бар,” – диде ул йомгаклау сүзендә. Бирелгән сорау-үтенечләргә дә җентекле җаваплар кайтарылган, изге киңәш-тәкъдимнәр яңгыраган эшлекле сөйләшү, һичшиксез, үтә файдалы булгандыр, дип өметләнәбез