ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
25 гыйнвар 2024, 05:05

Сагындыра, бик сагындыра күңелле студент еллары...

25 гыйнвар – Русия студентлары көне

Сагындыра, бик сагындыра күңелле студент еллары...Сагындыра, бик сагындыра күңелле студент еллары...
Сагындыра, бик сагындыра күңелле студент еллары...

Һәр ел саен гыйнвар аенда илебездә Студентлар көне билгеләп үтелә. Студент елларын бер кем дә елмаймыйча хәтерләмидер. Студентлар – күңелле, шау-шулы һәм бай фантазиягә ия кешеләр. Кеше гомеренең иң күңелле бу чорын кем генә сагынып искә алмый икән? Димәк, бу көн – төрле уку йортларында укучыларның һәм студент еллары артта калучыларның да уртак бәйрәме. Мөстәкыйль тормышның беренче сабаклары, тәүге һөнәри белемнәргә төшенү, һичшиксез, студент еллары белән бәйле. Бәйрәм уңаеннан без райондашларыбызның студент елларын искә алуларын, ул чорда кичергән күңелле, беркайчан да онытылмаслык вакыйгалар белән уртаклашуларын сорадык.

Рита Ситдыйкова, Иске Бәшир авылы:

–Ел саен студентларның чатнама суыкта шау-гөр килеп бәйрәм итүләрен күргәч, йөрәк ниндидер бер могҗиза көткәндәй талпына башлый. Күңелдәге хәтер капчыгы чишелеп, күз ачып йомганчы узып киткән студент елларым исә төшә. Университет ишекләрен ачып кереп, аудиторияләргә узу, төркемдәшләр белән аралашу, озын-озак лекцияләр, төн йокыларын алган имтиханнар сагындыра. Самими вакыт, яшьлек еллары, тормышны бары ак төсләрдә генә күргән чаклар... Тулай торакта яшәгән чаклар истә уелып калган. Күмәкләшеп, кайчакларда “урлашып” ашаулар студент елларын онытылмаслык итәдер. Бергәләп тулай торакта җыештырулар, бергә күңелле бәйрәмнәр, дискотекалар үткәрү... Күпме вакыт үтсә дә, берсе дә онытылмый, әмма хәзер студентлар андый ук түгел. Тройллейбусларда “куян” булып йөрүчеләр дә юктыр инде. Әмма тулай торакта яшәүче студентлар әле дә бар. Имтихан вакытларын инде әйтәсе дә юк. Төннәрен 9нчы кат балконнан “халява”лар тоту, атналар буе чәчне юмыйча тору, имтиханнар тәмамланганчы бер үк киемдә йөрү – нинди генә ырым-шырымнарга ышанмый идек без?! Беренче семестрны 4ле, 5ле билгеләренә генә тапшырып авылга кайтып киткән көнемне әле дә булса сәгатеминутына кадәр хәтерлим. Эх, шул күңелле студент елларына бер генә булса да кайтып килеп булса иде...

Алмаз Шәфыйков, Уфада яшәүче якташыбыз:

–Студент тормышы – иң күңелле чак, дип юкка гына әйтмиләрдер ул. Һәр студент булган кешедә бу вакытлар төрле яклары белән истә кала. Студент, диюгә минем күз алдыма йокылары туймаган, дәресләргә соңга калучы, тикторомас, шаян, һәрвакыт нәрсә белән бул[са да шөгыльләнүче егет-кызлар, аеруча инде тулай торак маҗаралары, шат күңелле, ачык йөзле төркемдәшләрем искә төшә. Мәктәпне тәмамлап, имтиханнарны уңышлы тапшырып, студент тормышына чуму – минемчә, иң рәхәт мизелләрдер. Студент тормышы тулай торактан башка тулы була алмыйдыр ул. Иң кызыклы хәлләр, көлкеле, онытылмас күңелле вакыйгалар да минем нәкъ шул тулай торакта яшәгән мәлләрем белән бәйле. Шуларның берсе мәңгегә хәтеремдә уелып калды. Май чабу бәйрәме уңаеннан тәбикмәкләр пешерергә уйладым. Аш-су бүлмәсендә кайныйм үземчә, дус-ишләрем белән сыйланабыз хәзер, дип уйлый-уйлый, берне дә авызга кабып та карамый пешеренә бирәм. Шул арада әле берсе, әле икенчесе үз йомышлары белән бирегә кергән ач студентлар: “О-о, бик тәмле күренә бу, можномы?”, – дип тәбикмәкләрне ташып бетте. Шулай итеп, үзем берне дә авыз да итә алмыйча, тәбикмәкләр пешердем мин. Кухнядан буш тәрилкә белән чыгып киттем (көлә).

Гөлназ Сафиуллина, Чакмагыш:

–Студент тормышының асылына тулай торакта яшәгәндә, студентлар тарафыннан, студентлар өчен үткәрелә торган чараларда һәм, әлбәттә, сессия вакытында төшенәсең. Университетта уку еллары, әлбәттә, лекцияләргә, контроль эшләргә генә кайтып калмый, ул – үз-үзеңне эзләү, иң күңелле вакыйгаларның үзәгендә булу, тормышның һәр минутыннан тәм таба белү һәм күңелле итеп уздырырга омтылу чоры да. Ул еллар күңелле үткәнгәдер инде, күз ачып йомганчы узып та киткән. Әлбәттә, гел күңелле вакыйгалар гына да булып тора алмый. Ул чакларда чишә алмаслык тоелган проблемалар, тапшыра алмаслык тоелган имтиханнар, үзенә күрә төрле борчылулар да булгандыр. Ләкин, ул еллар барыбер сагындыра. Һөнәри белем биргән укытучыларыма, кирәк чакта ярдәм кулы сузган, бергә тормыш сынауларын узган дус-ишләремнең, төркемдәшләремнең барысына да күңелемдә рәхмәт хисләре саклана.

Гөлназ Шәфыйкова, Чакмагыш:

–2016-2020 елларда М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында укыган студент чакларымны сагынып искә алам. Ул чаклар бик күңелле үтте. Минем аеруча исемдә калган “Студентларга багышлау-2016» чарасы турындагы тәэссоратларым белән уртаклашым килә. Аны бик кызыклы итеп оештырганнар иде. Безне югары курс студентлары командаларга бүлделәр һәм төрле конкурс-биремнәр биреп, университет катлары буйлап кудылар. Мин мондый бәйрәмдә беренче тапкыр катнаштым. Ул бик кызыклы һәм күңелле үтте.

Лиана Сәхибгәрәева, Чакмагыш:

–Башкорт дәүләт университетында укыган елларым бүгенгедәй күз алдымда. Бу еллар, бер яктан, кызыклы, күңелле булса, икенче яктан, җаваплы һәм киләчәк тормышны хәл иткеч мәл. Биредә укыганда беренче тапкыр җаваплы да, мөһим дә – халык санын алу эшчәнлегенә җәлеп ителдем. Беренче тапкыр шунда хезмәтем өчен эш хакы алдым. Шулай ук ике күңелле вакыйга истә калган: безнең факультет Черниковкада урнашканлыктан, тулай торактан шунда йөреп укый торган идек. Көн дә иртәнге 6га йокыдан уяткыч җайланманы куеп ятарга күнеккәнмен. Тору белән чәй эчәм дә укырга чыгып йөгерәм. Шулай беркөнне будильник шалтыраган тавышка (аннан соң гына аңладым, бәлки йокы аралаш телефон шалтыраган тавыш белән бутаганмындыр) сикереп торып утырдым да, чәйнүгемне күтәреп, чәй куярга, дип кухняга чыгып киттем. Тирә-якта бер кеше күренми, тыптын, кухняда да бер кеше әсәре дә юк. Бер таныш егет кенә очрады. Ул миңа аптырап карады да: “Лиана, бу вакытта нишләп йөрисең син? Әле бит әле сәгать төнге 2генә”, – дип елмайды. Тагын бер кызыклы хәл исемдә: без тулай торакта бер бүлмәдә дүрт кыз яшәдек. Шулай өч бүлмәдәш ахирәтем бер көнне киенеп-төзәнеп дискотекага чыгып китте. Ә тулай торак 23.00 сәгатьтә бикләнә бит инде. Болар соңга калдылар, керәлмиләр. Аякларына үкчәле туфли. Миңа шалтыратып, кроссовкиларын төшерүемне сорадылар. Мин боларның уңайлы аяк киемнәрен пакетка тутырдым да, бауга бәйләп тәрәзә аша төшерә башладым. Шунда ук тулай торакның сакчысы йөгереп килде дә, пакетны тикшерергә тотынды. Менә шундый кызыклы маҗараларга да тап буласың ул студент чакта. Әй, ул чаклар  сагындыра күңелле студент еллары...

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас