ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
25 гыйнвар 2024, 12:05

Якташыбыз истәлегенә – чаңгы ярышлары

Бүген Калмашбаш авылында гомере армия хезмәтендә фаҗигале өзелгән якташыбыз, ачери-биатлон буенча Русиянең спорт мастеры Алик Рамазанов истәлегенә традицион чаңгы ярышлары үтте.

Бүген Калмашбаш авылында гомере армия хезмәтендә фаҗигале өзелгән якташыбыз, ачери-биатлон буенча Русиянең спорт мастеры Алик Рамазанов истәлегенә традицион чаңгы ярышлары үтте. Анда районыбызның 12 мәктәбеннән җыелган егетләр һәм кызлар җитезлектә көч сынашты. Әлеге спорт чарасы Башкортстан Республикасының 2008 елда туган һәм аннан кечерәк яшьләрдәге мәктәп укучылары арасында XXVI спартакиада чикләрендә ДОСААФ бүлекчәсе белән берлектә үтте. Ярыш нәтиҗәләре буенча гомумкомандалар арасында беренче урынны Чакмагыш гимназиясе, икенче урынны беренче урта мәктәп, 3 урынны Юмаш урта мәктәбе яулады. Егетләр арасында Чакмагыш гимназиясеннән Ригнат Габдулхаков беренче урынга лаек булды. 2 урынны беренче урта мәктәбе укучысы Ильяс Сафин, 3 урынны Тайняш урта мәктәбеннән Альфред Газетдинов алды. Кызлар арасында беренче урынга Ләлә Шәйхетдинова (беренче урта мәктәп) чыкты, икенче булып гимназиядән Анжела Габдулхакова (гимназия) килде, 3 урында Злата Ведерникова ( Юмаш) булды. Бу хакта тулырак гәзитебезнең киләсе санында таныша аласыз.

Якташыбыз   истәлегенә  –  чаңгы ярышлары
Якташыбыз   истәлегенә  –  чаңгы ярышлары
Якташыбыз   истәлегенә  –  чаңгы ярышлары
Якташыбыз   истәлегенә  –  чаңгы ярышлары
Якташыбыз   истәлегенә  –  чаңгы ярышлары
Якташыбыз   истәлегенә  –  чаңгы ярышлары
Якташыбыз   истәлегенә  –  чаңгы ярышлары
Якташыбыз   истәлегенә  –  чаңгы ярышлары
Якташыбыз   истәлегенә  –  чаңгы ярышлары
Якташыбыз истәлегенә – чаңгы ярышлары
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас