Алты юнәлештән торган квестта әлеге белем йорты студентлары зур теләк белән катнашты. Беренчесендә район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Гөлназ Бикташева, Гөлнара Китапова, Эльза Ямалетдинова студентларга махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләребезгә блиндажларны һәм землянкаларны, ризыкларын җылыту өчен кулланыла торган окоп шәмнәрен ясау буенча мастер-класс үткәрде. Окоп шәмнәре – кыр шартларында иң кирәкле әйберләрнең берсе. БАТК студентлары беренче шәмнәрен эшләп, аларны яндырып та карады. “Иң мөһиме – яугирләрәбез кышкы салкын көннәрдә өшемәсеннәр, без алар өчен ышанычлы тыл булырбыз”, – диде алар.
Балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре Айгөл Гәскәрова, Гөлфия Баева яугирләргә “Армия беләзекләре”, “Изгелек талисманнары” эшләү осталыгы белән бүлеште. «Без эшләгән талисманнар якташ яугирләребезгә күңел җылысын өләшсен, алар тизрәк туган якларына исән-имин әйләнеп кайтсын иде”, – диде беренче курс студенты Илназ Миранов.
“Истә тотыйк” дип аталган хәрби-патриотик квестта Чакмагыш беренче урта мәктәбе директорының киңәшчесе Илсур Саматов студентларның патриотик рухын күтәрде. Яшьләр үзәге белгечләре Юлия Хәкимова, Ирина Мансурова, Регина Маликова, райондагы “Беренчеләр хәрәкәте” оешмасы вәкиле Томила Алтынбаева үткәргән “Волонтёрлар”, “Лунка” уеннары укучыларны берләштерү максатына юнәлдерелгән иде.
Сүз уңаеннан, 2023 елда Башкортстан аграр-технология колледжы филиалына 60 ел тулды. 6 дистә ел эшчәнлек алып барган дәвердә уку йорты 17 мең яшь белгеч әзерләгән. Алар арасында техник-механиклар, тракторчылар, водитель, эретеп-ябыштыручылар һәм башка һөнәр ияләре бар.
“Биредә 14 укытучы һәм югары квалификацияле 5 җитештерү нигезләрен укыту осталары студентларга төпле белем бирә. Безнең уку йортында бик күп танылган шәхесләр үсеп чыккан. Киләчәктә дә бездә белем алырга теләк белдергән укучылар саны артыр, дип ышанасы килә”,– диде БАТК филиалы директоры Әлфия Радмир кызы Шәрипова.