Районыбызда террорчылыкка, экстремизмга каршы көрәш турында төрле дәрәҗәләрдә сөйләнелә, чаралар тәкъдим ителә һәм күрелә.
26 гыйнварда Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре «Башкиравтодор» җәмгыятенең районыбыздагы хуҗалык территориясендә террорчылыкка каршы команда-штат укулары үткәрде.
Район эчке эшләр бүлегенең тулы эшелоны иртәнге сәгать 10.00 га куркыныч тудырган объектка килеп җитте. Җәмәгать тәртибен саклаучылар, медицина хезмәткәрләре, гадәттән тыш хәлләр бүлеге белгечләре алдан расланган схема буенча эш итте, сигналлар да эшләде, гражданнар оборонасы буенча чараларга әзерлек тулысынча күрсәтелде.
Район эчке эшләр бүлеге начальнигы Нияз Ринат улы Казаев тиешле хезмәтләрнең эшчәнлеге тәртибенә бәя бирде, җитешсезлекләрне телгә алды. “Барлык хезмәтләр, белгечләр үз вазыйфаларын катгый башкарырга тиеш. Террорчылык белән бәйле очракларны кисәтү өчен барысын да эшләргә кирәк. Кеше гомере – иң кадерлесе”,–диде ул укуларда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.