Искечә Яңа елның тәүге көнендә Яңа Балтач авылында күп балалы гаиләдә 1934 елда дөньяга килгән Фәнүзә Хисмәтулла кызының тормыш юлы шул чор кешеләренекеннән аерылмый, диярлек. Сабый гына көенчә Бөек Ватан сугышы чорында бөтен авырлыкларны кичергән, өйдә дә, көченнән килгәнчә колхоз эшләрендә дә катнашкан. Мәктәптә дә яхшы укуы, фәннәрне тиз отып алуы белән аерылып торган. Уфада техник училищеда хисапчы-нормировкалаучы һөнәрен үзләштергәч, юллама белән Мәләвез шәһәренә юнәлгән. Анда хезмәт чыныгуы алгач, кире башкалага чакырып алганнар. Чираттагы ялга кайтуында кечкенәдән аралашып үскән авылдашы, армия хезмәтеннән чыныгып кайтып, Яңа Балтач машина-технология станциясендә токарь булып эшләүче Фаил Гомәр улы Ихсанов аңа тәкъдим ясый. 1958 елның 5 гыйнвар иртәсендә матурлап никах теркәү чарасы һәм туй мәҗлесе үткәреп, матур тормыш корып җибәрәләр. Фәнүзә терлекчелек фермасына эшкә чыга һәм 1989 елда яше тулып хаклы ялга киткәнче савучы булып эшли. Бераздан Фаил Гомәр улын бирегә ферма мөдире итеп тәгаенлиләр, өч дистә еллап бергә эшли алар. Гомер юлдашы хаклы ялга исә балта остасы булып эшләп чыга… Төп нигездә кайнанасы Кәримә Дәүләтгәрәй кызы белән бергә 49 ел тигез-тату гомер кичерә Фәнүзә Хисмәтулла кызы, йортка да, балаларына да күз-колак булган, артабан оныклар да тәрбияләшкән әби туксан биш яшенә җитеп, соңгы көннәренәчә диярлек аякта һәм акылында булып, килененә һәм килененең килененә, балаларына һәм оныктуруннарына ихлас рәхмәт һәм изге фатиха сүзләре белән ахирәткә күчә. Балалары да шундый матур гаиләдә тәрбияләнеп, барысы да югары белемле булып, төрле тармакларда мактаулы хезмәткәрләр. Өлкәннәре Ирек 1958 елда туган, башкалада төпләнеп, фидакарьлек өлгеләре күрсәтеп эшләде, хәзер хаклы ялда инде. 1960 елгы Илгизләре авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, төрле хуҗалыкларда баш белгеч, идарә рәисе, берара авыл Советы башкарма комитеты рәисе, район үзәгендә оешмапредприятиеләр җитәкчесе булды, әле ул муниципаль район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары вазыйфасында. 1962 елда туган Рәфага гомерен изгелекле һөнәргә багышлады – район үзәгендә укытучы булып эшләде. Төпчекләре Вазих авылда төпләнеп, төп йортта гомер кичерә. Ул күп еллар Ленин исемендәге ху-җалыкта инженер, баш инженер вазыйфаларын башкарды, берничә ел Яңа Балтач авыл Советы авыл биләмәсен җитәкләде, әле Октябрьский электр челтәренең районыбыздагы филиалында автотранспорт паркы өчен җаваплы. Җәмәгате – Яңа Балтач урта мәктәбе укытучысы, директор урынбасары, артабан директоры булып эшләгән, әле хаклы ялдагы мәгариф ветераны Зинира Фидан кызы белән утыз дүрт ел төп нигезне балкытып, игелекле гомер кичерәләр. Фәнүзә Хисмәтулла кызы тормыш иптәше белән 50 елга якын матур гомер кичерделәр, кызганычка каршы, авыр чир Фаил Гомәр улын алтын туйларына санаулы көннәр калганда гына мәңгелеккә алып китте. Балалары, оныклары белән бергәләп бәхетле гомер йомгагын сүтүче Фәнүзә ханым бүген авылның хөрмәтле кешесе, киңәшче һәм дус та. Йортларыннан кеше аягы өзелми дә, диярлек. Матур гомер бәйрәме көнне аны муниципаль район Советы сәркатибе Фаил Әхнәф улы Ишморатов, Яңа Балтач авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Раушания Фәдир кызы Усманова, Ленин исемендәге авыл хуҗалык җитештерү кооператив-колхозы идарәсе рәисе Фәнил Фәрит улы Гәрәев йортына килеп тәбрикләделәр, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улының тәбрикләвен, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Әлбәттә, юбилярны котларга балалары, онык-туруннары да җыелган иде. Менә шулай, яшьлегендә салган тырышлыгының нәтиҗәсен татып, балалары-оныкларының кадерхөрмәте эчендә игелекле тормышта яшәүче Фәнүзә Хисмәтулла кызына ныклы сәламәтлек, бәхетле озын гомер елларының артабан да дәвам итүен телибез.