Бүген биредә мәртәбәле кунаклар – Башкортстан Республикасының халык артисты, республикабызның атказанган мәдәният хезмәткәре, дөньяның виртуоз кубызчысы, Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты әгъзасы, безнең район кураторы Миңлегафур Миңлеәхмәт улы Зәйнетдинов, якташларыбыз Азат Ришат улы Абдуллин, Фәрит Хөрмәтулла улы Гыйндуллин, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, авылдашлар зур чарага – спорт бәйрәменә җыелды. Авыл клубында узган чарада катнашучылар өчен өч мәйданчыкта профилактик әңгәмәләр һәм тренинг дәрес үткәрелде. Артабан олысы да, кечесе дә зур теләк белән чаңгы ярышларында һәм скандинавча йөрештә катнашты. Бәйрәм ахырында район мәдәният йортының сәхнә осталары башкарган җырлар да һәммәсенең күңеленә хуш килде һәм бәйрәм кәефе бүләк итте. Рухи һәм физик яктан файдалы, җырлы-моңлы уңай эмоцияләр һәм онытмаслык тәэссоратлар бүләк итүче бу чара искеихсанлылар өчен чын бәйрәм булды! Чарага килгән һәр кеше күңел ачып, яхшы кәеф алып кайтып китте. Бу хакта тулырак гәзитебезнең киләсе санында таныша аласыз.