Муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары СветланаФларис кызы Шакирова, район ветераннар советы рәисе Идгар Габдрахман улы Еникеев Ленинград блокадасының иң дәһшәтле вакытлары турында сөйләп үттеләр. Дошманга бирелүдән ач үлемне өстен күргән меңәрләгән ватандашларыбыз истәлеге бер минут тын торып искә алынды. Чарада катнашучыларга икмәк карточкаларын һәм көндәлек паек итеп таратылган күләмдә блокада икмәге кисәкләре таратылды. 900 көн һәм төнгә якын фашистлар камавында булып та, ачлыкка, хәрби кирәк-яраклар җитешмәүгә карамастан, туган шәһәрләрен дошманнан саклап кала алган каһарман ленинградлыларның тиңдәшсез батырлыгы турындагы хәтер мәңгелек. Бу хакта тулырак гәзитебезнең киләсе санында таныша аласыз.