Бу дәһшәтле канкоешларда Чакмагыш районыннан да күп санлы якташларыбыз катнаша һәм аларның яу кырындагы батырлыклары төрле орденнар һәм “Ленинградны обороналаган өчен” медале белән бәһалана. Күпләре турындагы мәгълүматлар белән Хәйдәр һәм Айдар Басыйровларның “Чакмагышның сугыш энциклопедиясе”нең беренче томында танышырга мөмкин. Арытаба эзләнүләр барышында Ленинград өчен барган каты бәрелешләрдә катнашып, орденнарга лаек булган тагын берничә якташыбызны ачыкладык, тик әлегә биографияләрен тулыландырасы бар. Шулай булуга карамастан, бүгенге язмада сүзебез – алар турында. Әкрам Әхмәтгәрәй улы Әхмәтшин 1910 елда Яңа Коты авылында туган. 1930 елда Кызыл 27 гыйнвар – Ленинград камалышы өзелгән көн Армия сафларына алына һәм тормыш юлын хәрби хезмәт белән бәйләргә була. Казан шәһәрендә татар-башкорт кызыл командирлар әзерләү мәктәбендә булачак күренекле генераллар Миңнегали Шәйморатов, Таһир Күсимов белән укый. Курсларны тәмамлагач, Әкрам Ленинград хәрби округына хезмәткә җибәрелә. Бөек Ватан сугышы башлангач, тормыш иптәше Евдокия Яковлевна өч кечкенә балалары белән камаулы Ленинградта кала, аннан ул аларны «Тормыш юлы» буенча тылга алып чыга, Уфа шәһәрендә яши башлый. Әкрам Әхмәтгәрәй улы 45нче зенит-пулемет полкында командир вазыйфасын башкара, капитан званиесендә була. Ленинград һәм башка шәһәрләрне немец-фашист илбасарларыннан азат итүдә катнаша. “Кызыл Йолдыз” ордены (06.11.1945), “Сугышчан хезмәтләре өчен” (03.11.1944), “1941- 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” (26.09.1945) медальләре белән бүләкләнә. Сугыштан соң тату гаиләдә тагын өч бала дөньяга килә. 1949 елда туган уллары Айрат бөтен гомерен Башкортстан дәүләт курчак театры белән бәйли. Сәхнә монтировщигыннан алып театрның баш режиссеры вазыйфасына кадәр күтәрелә. Күпьеллык фидакарь хезмәте өчен 2004 елда “Русиянең халык артисты” исеменә лаек була. Курчак театры артистлары арасында илебездә бу мактаулы исемне йөртүче бердәнбер сәхнә остасы ул! Әкрам Әхмәтгәрәй улы 1973 елда вафат була, Уфа шәһәренең мөселманнар зиратында җирләнә. Әхәт Нуриман улы Ганиев 1923 елның 15 мартында Чакмагышта туган. 1941 елның 17 февралендә Кызыл Армия сафларына алына. А.Ф.Мясников исемендәге Качинск авиация училищесында курслар тәмамлый, “По-2”, “Ут-2” самолетларында очарга өйрәнә һәм үзе дә инструктор итеп тәгаенләнә. Күп тапкырлар хәрәкәттәге армиягә җибәрүләрен үтенеп гариза язгач кына, фронтка озатыла һәм Төньяк флотка караган 121- нче һәм 118нче авиация полкларында хезмәт итә башлый. “Ил-2” самолетында Ленинград блокадасын өзүдә һәм башка дәһшәтле канкоешларда катнаша. Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, С.А.Леваневский исемендәге хәрби-диңгез авиациясе училищесын тәмамлый һәм капитан званиесенә ия була. Хәрби хезмәтен Заполярьеда хәрби-диңгез авиациясендә дәвам итә, союзникларның транспорт конвойларын саклый. Бу еллар турындагы бер вакыйга турында Интернет челтәрендә кызы Иринаның истәлекләре дә бар: “летчик Ганеев в одном из боев был сбит, оказался в ледяном Баренцевом море, только чудо могло его спасти. И это чудо произошло: поднялась советская подводная лодка и подобрала его!”. 1960 елның июнендә майор званиесендә демобилизацияләнә. Уфа шәһәрендә яши һәм 1986 елда вафат булганчы “Динамо” Башсоветында пуля белән ату буенча тренер булып эшли. «Кызыл Йолдыз» (05.11.1954), II дәрәҗә Ватан сугышы (1985) орденнары, “Сугышчан хезмәтләре өчен” (27.12.1951), “Ленинградны обороналаган өчен”, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен", “Хезмәт ветераны” (20.12.1984) медальләре белән бүләкләнә. Картәтиләренең яхшы үрнәгендә балалары, туганнары да Туган илгә файда китерүче шәхесләр булып тәрбияләнә. Мәсәлән, оныгы Ленара Ринат кызы Дегтярева 2016 елдан алып “Росреестр”ның Башкортстан Республикасындагы идарәлегенең җитәкчесе урынбасары вазыйфасын башкара. Ленинград шәһәре халкы һәм блокаданы өзүдә катнашкан каһарманнарның тиңдәшсез батырлыклары Ватан сугышы тарихында алтын хәрефләр белән язып куелган. Безнең бу дәһшәтле еллар, вакыйгалар турында онытырга хакыбыз юк!