Тозлыкуш модельле китапханәсенең әйдәүче китапханәчесе Гөлнара Мөнәвир кызы Сәхипгәрәева. Бу тәрбияви чарага ул гомерләрен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган ветеран укытучылар Фәнил Хәсәнов, Мөсфирә Сәрвәрова, Фәһия Латыйпова һәм Розалия Закированы чакырган иде. Әлбәттә, мәктәп коллективы һәм авылдашлар арасында зур абруй яулаган педагогик хезмәт ветераннары байтак. Алар да бүгенге кичәнең кунаклары булырга тиешләр иде дә бит – нишлисең, сәбәпләр чыгып кына тора. Кайберәүләрнең сәламәтлеге дә борчый. Кичә-очрашу Тозлыкуш модельле мәдәният йорты хезмәткәрләре башкаруында “Укытучыма” җыры белән дәвам итте. Акбур белән бала күңеленә ак нур сызучы, үзенең матур үрнәгендә тәрбия бирүче, олы тормышка юл күрсәтүче кеше ул укытучы. Бөтен көчен биреп бар яхшылыкны укучыларның күңеленә сеңдерергә тырыша ул, туган җирне, тормышны аңларга, аны яратырга, акны карадан аера белергә өйрәтә. Бала мәктәптә матурлыкка омтыла, якты киләчәгенә кул сузып бара. Алдында – биек үрләр. Шул үрләрне яулый алса гына ул бәхетле булачак. Аңа шушы үрләрне яулауда укытучы ярдәмгә килә. Әнә шундый изге һөнәр ияләренең берничәсе катнашты бу очрашуда. Китапханәче Гөлнара Сәхипгәрәева аларның биографияләре белән дә таныштырып үтте, мәктәпнең тарихына кыскача тукталды. –Мәгълүматларга караганда, Русиядә Укытучы һәм остаз елы үтте Розалия Закирова, мәгариф ветераны. районыбызда земство мәктәпләре 1898нче елдан эшли башлаганнар. Тозлыкушта 1898 елда – 20, 1899да – 23, 1900дә – 17, 1901нче елда 16 бала укыган. Укыучылары Дәүләтгәрәй Мамлиев булган. 1903нче елда эшләгән дәүләт мәктәпләре арасында Тозлыкушныкы да теркәлгән. Революциядән соң авылда тәүдә башлангыч мәктәп эшли. 1935-36 уку елында 5нче сыйныфка укучылар кабул ителә. 1937 елда мәктәп җидееллыкка әйләнә, – дип тарихи чыганаклар белән таныштырып үтте китапханәче. –1976 елда биредә беренче тапкыр чыгарылучыларга урта белем алу турында аттестат тапшырыла. Аттестатны директор Фәнил Билал улы Хәсәнов кулыннан ала чыгарылыш сыйныфы укучылары. Ике катлы заманча мәктәп бинасын төзү 1969 елда шушы мәктәптә директор итеп тәгаенләнгән Фәнил Билал улы Хәсәновка йөкләтелә. Яшь белгеч җиң сызганып эшкә тотына. Мәктәпнең тирә-ягы төзекләндерелә, ярдәмче биналар салына, тәҗрибә участогы булдырыла. Иске Калмаш урта мәктәбенә киткән укучылар, авылга кайтып, укуларын яңа мәктәптә дәвам итәләр. –Без Тозлыкуш мәктәбендә Нурихан Әхияров белән бер вакытта эшли башладык: ул – завуч, мин – директор. Икебез дә яшьләр, эш өчен янып торган кешеләр. Бердәм коллектив тупладык. Укытучылар да матур үрләр яулый башлады, бай эш тәҗрибәләре белән уртаклашты, районда алдынгы урыннарга чыктык, – дип искә алды Фәнил Билал улы Хәсәнов. Җитәкчеләр коллективны саклый да, яклый да, эшләрен дә күрсәтә, тырыш хезмәтләрен дә бәяли белә. Күпләр РСФСРның, республиканың атказанган укытучысы исемнәрен ала, соңыннан хезмәт ветераны булып хаклы ялга чыга. Лаеклы хезмәте өчен Фәнил Билал улы Хәсәновка “РСФСРның халык мәгарифе отличнигы”, ә Нурихан Әхкәм улы Әхияровка “РСФСР мәктәпләренең атказанган укытучысы” исемнәре бирелә. Очрашуда катнашкан педагогик хезмәт ветераны Мөсфирә Сәрвәрова –“РСФСРның халык мәгарифе отличнигы” исеменә лаек булган абруйлы математика укытучысы. Бик күп укытучыларның остазы, киңәшчесе, балаларның ихтирамлы кешесе булды. Биш балага гомер бүләк иткән олы җанлы ана да ул. Аның кызы Рәсимә Камалова туган мәктәбендә 30 еллап укытучы булып эшли. Белемле, сәләтле, эзләнүчән, төпле фикер йөртүче укытучы буларак, коллективта аны хөрмәт итәләр. Ул башлангыч профсоюз оешмасы җитәкчесе дә. Бүгенге очрашуда ул әнисенә, белем биргән укытучыларына рәхмәт сүзләрен җиткерде. Фәһия Латыйпова – Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы, 1962 елдан шушы мәктәптә математика, соңрак – башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. Пенсиягә кадәр хезмәт урынын, яраткан эшен алыштырмый үз һөнәренең чын остасы. Тормыш иптәше Рамил абый белән 60 ел бәхетле гомер кичереп, 4 балага белем һәм тәрбия бирделәр, барысы да белемле, һөнәрле. Кызлары Эльза һәм Рәмилә укытучы һөнәрен сайладылар. Рәмилә – химия фәннәре кандидаты. Эльза Сыйрышбаш тулы булмаган урта мәктәбендә 30 еллап укытучы булып эшли. Ул да намуслы хезмәте белән танылу алды. –Мин – бик бәхетле кеше, – ди Фәһия апа. Ул әле дә бик актив: мәхәллә рәисе, “Агинәйләр” советы җитәкчесе. Тынгысыз да, уңган да ул. Әфганчы яугир анасы буларак та хөрмәт итәбез аны. Улы Ранисның балачагы, үсмер еллары хакында истәлекләре белән уртаклаша. Ни кызганыч, улы безнең арада юк инде. Әйе, эшеннән тәм, ләззәт тапкан кеше генә үзен бәхетле тоя. Бу фикерне Розалия Закирова куәтләде. Хезмәт юлын “Игенче” редакциясендә әдәби хезмәткәр булып башлаган. СССР һәм Башкортстан Журналистлар берлекләре әгъзасы. 1985 елдан башлап пенсиягә чыкканчы Тозлыкуш урта мәктәбендә рус, татар телләрен укытты. Балаларда туган телгә, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләде. Аның укучылары арасында филологияне үзенең гомерлек һөнәрләре итеп сайлаучылар шактый. Кичә-очрашуда катнашып, туган мәктәпләрендә укытучы булып эшләгән Рәсимә Камалова һәм Алия Зарипова үзләренең уй-фикерләре белән уртаклашты, рәхмәт сүзләрен җиткерде. Алия Зарипова, мәсәлән, эстафетаны әнисе Фәридәдән (инде мәрхүмә) кабул итеп алган иде. Бүген исә ике кызы Юлия һәм Алина аны ышанычлы дәвам итә. Алина – аспирант. Очрашуда катнашкан укытучылар Миләүшә Арысланова, Розалия Зыятдинова, Оля Хәмидуллинаның чыгышлары да истәлекләрне яңартты. “Кеше матур яшәргә, үзе турында яхшы сүз, якты уй калдырырга тиеш. Шул чакта гына аны телгә алып сөйләячәкләр,” – дип язган иде якташыбыз Вәзих Исхаков. Тозлыкуш урта мәктәбен тәмамлап чыккан укучылар арасында горурланырлык якташларыбыз җитәрлек. Алар турында ишетеп куанабыз, алар белән горурланабыз. –Әйе, гомер көзең җиткәнен сизми дә каласың икән шул. Ә шулай да сезнең үткәнегез үкенерлек түгел. Ул матур, нәтиҗәле һәм бик тә күңелле итеп, яхшы эшләр белән үткән. “Балаларга багышланды гомер, Бала җанлы булып калды да. Гел тартыла балаларга күңел, Балалар да аңа тартыла”, – менә шундый шигъри юллар белән йомгаклау сүзен җиткерде Гөлнара Мөнәвир кызы. Укытучы һәм остаз елы кысаларында оештырылган очрашу укучы балалар өчен дә, хаклы ялдагы укытучылар өчен дә күңелләрдә озакка сакланырлык булды. Җырмоң, дәртле биюләр белән үрелеп барган кичәне оештыручыларга ихлас рәхмәтләребезне белдерәбез