Авыл фельдшеры бүген һәр төбәктә беренче ярдәмче, төп терәк тә икәнлеге барыбызга да мәгълум. Авырып китсәң, иң тәүдә аңа мөрәҗәгать итәсең һәм нәкъ аның үз эшен тиешенчә белүе аркасында хәлиткеч минутларда иң дөрес карарлар кабул ителә, эффектлы дәвалану чаралары билгеләнелә һәм чирлеләрнең тизрәк терелеп аякка басуына нигез салына да. Безнең Тозлыкуш авылы фельдшер-акушерлык пункты мөдире Зөһрә Рәис кызы Сәрвәрованы барлык авылдашлар да: “Йөзек кашы кебек ачык йөзле, булдыклы киленебез, безнең терәгебез ул”, – дип йөртә. Мондый бәһаламага ул күпъеллык намуслы хезмәте, даими рәвештә белемен һәм осталыгын арттыра баруы, бай тәҗрибәсен эшендә уңышлы куллануы исәбенә иреште дә. Ямьле Чәрмәсән елгасы тугаена сыенып утырган Иске Ихсан авылында гади колхозчылар гаиләсендә 1969 елның 26 гыйнварында дөньяга килгән шушы мөлаем йөзле, ерактан ук үзенә җәлеп итеп торучы кызга Зөһрә йолдыз исеме бигрәк килешеп тә тора әле. Кече яшьтән әти-әнисе янында ярдәмләшеп үскәнгә аның кулларыннан килмәгән бер генә эш тә юк. Иске Бәшир урта мәктәбенең тырыш укучысы, мәктәпне тәмамлагач, Уфадагы 1санлы медицина училищесында фельдшер белгечлеген үзләштерә һәм юллама белән Тозлыкуш авылына эшкә тәгаенләнә. 20 се генә тулган көләч кызның тәүге көннәрдән үк үзенең эшен яхшы белүе белән танытканы, чәмләнеп эшләп китүе бүген дә хәтердә әле. Табиб кушканнарны төгәл үтәү максатында ул чирлеләр янәшәсендә хәтта куна калудан да баш тартмады, аларның хәлен җиңеләйтү өчен шифалы кулларын да, тәмле сүзләрен дә эшкә җикте. Тәҗрибә туплый-туплый ул тәүге диагнозларны да куярга өйрәнде һәм алар башлыча табиблар тарафыннан расланыла да иде. Хезмәтенә бөтен күңелен салып башкарганга абруе да арта бара, аны һәр йортта якын кабул итәләр, ышаналар, үз итәләр. Республиканың сәламәтлек саклау өлкәсе отличнигы, эшчәнлеге министрлык һәм ведомстволарның Почет һәм Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән күп тапкырлар бәһаланылган авылыбыз фельдшеры Зөһрә Сәрвәрова карамагында бүген төрле яшьтәге йөзәрләгән авыл халкы, шул исәптән 10 бала, (аларның 4 се – бер яшькә кадәргеләр), йөкле хатын-кызлар. Болардан тыш, ул тәүлекнең теләсә кайсы мәлендә ашыгыч ярдәм күрсәтеп тора, үз вазыйфа бурычларын да өлгеле үти. Берничә чакырылыш биләмә Советы депутаты буларак та ул тынгысыз эшчәнлек алып бара, кешеләрне туплап, төрле өмәләр, акцияләр үткәрүдә активлыгы белән аерылып тора. Зөһрәбез кадерле әнисе Закирә апа белән кайнанасы Мөсфирә апа өчен өзелеп торган бала, улы Рвинат, килене Алия өчен хәстәрлекле әни, нәни оныклары өчен җанын ярып бирергә әзер нәнәй дә әле. Һәммәсенә дә өлгер, җитез булганы өчен аны барыбыз да яратабыз һәм чиксез хөрмәт итәбез. Алда да гел шулай нур чәчеп, тормыштан ямь һәм тәм табып яшәвен телибез.