ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
29 гыйнвар 2024, 10:25

I дәрәҗәле Кубок – “Чингиз” спорт клубы командасында!

Шушы көннәрдә районыбызның “Чингиз” спорт клубында 2006-2016 елларда туган үсмерләр арасында бокс буенча турнир үткәрелде. Анда районыбызның “Чингиз” һәм Илеш районының “Легион” командалары көч сынашты. Дуслык турнирында 16 авырлык категориясендә 40 тан артык спортчы катнашты. Иң кечкенә көрәшчегә 8 яшь иде.

I дәрәҗәле Кубок – “Чингиз” спорт клубы командасында!I дәрәҗәле Кубок – “Чингиз” спорт клубы командасында!
I дәрәҗәле Кубок – “Чингиз” спорт клубы командасында!


Районыбыз спортчылары турнирда яхшы нәтиҗәләргә иреште.
Ир-егетләр арасында беренче урыннарны Динис Гыйльманов, Сәмирхан Төхвәтуллин, Артём Мурдашев, Радмир Хәбибшин, Артур Исмәгыйлев, Рияз Кудашев, Руслан Абдрахманов, Арслан Абдрахманов, Ислам Локманов, Илназ Заһидуллин, Әмин Баһаветдинов, Айрат Гарифуллин, Алмаз Хафизов алды.
Икенче урынга Искәндәр Арысланов, Вадим Живайкин, Әмир Хисамов, Илдан Закиров, Ислам Камалов, Илнур Кирәев, Алмаз Богданов, Самир Фазлыев, Римаз Кудашев, Тимур Хәкимов, Альберт Латыйпов, Айназ Гарифуллин лаек булды.
Кызлар арасында югары урыннарга Камила Богданова, Эвелина Авзалова лаек булды. “Чингиз” спорт клубы командасы I дәрәҗәле Кубок яулады.
Бокс буенча спорт мастеры, 1нче категорияле тренер Илгиз Габделхәй улы Ибраһимов ярышларны үткәрүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеевка, Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры Луиза Марсель кызы Абдрахмановага, ата-аналарга рәхмәт җиткерә.

I дәрәҗәле Кубок – “Чингиз” спорт клубы командасында!
I дәрәҗәле Кубок – “Чингиз” спорт клубы командасында!
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас