ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
30 гыйнвар 2024, 10:50

Яңа Балтачта имамнар җыелышы үтте

Бүген Яңа Балтач авылының “Фәридә” мәчетендә быел беренче имамнар җыелышы үтте.

Яңа Балтачта имамнар җыелышы үттеЯңа Балтачта имамнар җыелышы үтте
Яңа Балтачта имамнар җыелышы үтте

 Анда район имам-мөхтәсибе Фаяз Котлыев, район имам-хатыйбы Дилшод Касыймходжаев, “Фәридә” мәчете имамы Хәдис Исламов, Фәргать хәзрәт, авыл имамнары катнашты.
Җыелыш һәрвакыттагыча изге Коръән аятьләрен укудан башланды. Чара барышында авыл мәчетләрен бикле тотмау, җомга намазларын үткәрү, имамнарның дини белемен күтәрү (дәресләр үткәрү), мәхәлләләрнең оештыручылар исемлеген яңарту, янгын хәвефсезлеге, эшчәнлек буенча бер елга алдан план кору, әдәбият исемлеген төзү кебек темалар һәм башка бик күп мәсьәләләр каралды һәм алар буенча фикер алышынды. Шулай ук район имамнары алдында Хәдис хәзрәтнең Коръән мәҗлесен үткәрү тәртибе турындагы чыгышы да биредә җыелучылар өчен бик файдалы һәм фәһемле булды.
Чара ахырында сорауларга җаваплар бирелде һәм тиздән башланачак дини укулар буенча фикер алышынды.

Яңа Балтачта имамнар җыелышы үтте
Яңа Балтачта имамнар җыелышы үтте
Яңа Балтачта имамнар җыелышы үтте
Яңа Балтачта имамнар җыелышы үтте
Яңа Балтачта имамнар җыелышы үтте
Яңа Балтачта имамнар җыелышы үтте
Яңа Балтачта имамнар җыелышы үтте
Яңа Балтачта имамнар җыелышы үтте
Яңа Балтачта имамнар җыелышы үтте
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас