Сыйныф җитәкчесе – тәрбия эшен оештыручы һәм укучыларның остазы. Сыйныф җитәкчесенең оештыру-тәрбия эшләре күпкырлы һәм бик тә җаваплы. Ул үзенә беркетелгән сыйныфта дәресләрдән тыш булган барлык тәрбия эшләренә җавап бирә. Сыйныф җитәкчесе иң беренче чиратта тәрбияче булырга тиеш, ул тормыш сулышын тоеп яшәүче, тормышта да, илдә дә барган вакыйгалар белән һәрчак хәбәрдар, шул ук вакытта укучыларның якын киңәшчесе, ярдәмчесе дә. 30 гыйнварда район мәдәният йортында сыйныф җитәкчеләре беренче тапкыр зур форумга җыелды. Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Алия Фаил кызы Сәетова, Башкортстан аграр-технология колледжы филиалы директоры Әлфия Радмир кызы Шәрипова, сыйныф җитәкчеләре, чакырылган кунаклар катнашты. Тулырак: киләсе саннарда.