ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
31 гыйнвар 2024, 11:30

Иске Калмашта яугирләребезгә гуманитар ярдәм җыю оешканлык белән бара

Бөтен Русия буенча махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләребезгә ярдәм итү акцияләре дәвам итә.

Иске Калмашта яугирләребезгә гуманитар ярдәм җыю оешканлык белән бараИске Калмашта яугирләребезгә гуманитар ярдәм җыю оешканлык белән бара
Иске Калмашта яугирләребезгә гуманитар ярдәм җыю оешканлык белән бара

 Шушы көннәрдә Иске Калмаш мәдәният йортында да “Ак инәйләр” советы әгъзаларының чираттагы очрашуы үтте. Анда җыелучылар әлеге темадан читтә кала алмауларын, егетләребезгә ярдәм итәргә теләкләре буенча фикерләрен белдерделәр. Гуманитар ярдәм җыю башлану белән битараф булмаган авылдашлар җылы юрганнар, җылы эчке киемнәр, сөлгеләр алып килделәр. Шулай ук җылы киемнәр, оеклар, бияләйләр, госпитальгә озату өчен медикаментлар сатып алу өчен акча да җыелды.
Искәртеп узабыз, Иске Калмаш авылында яшәүче барлык битараф булмаган кешеләр хәрбиләргә мөмкин кадәр ярдәм күрсәтә ала. Гуманитар ярдәм җыю урыны – Иске Калмаш мәдәният йорты.

Иске Калмашта яугирләребезгә гуманитар ярдәм җыю оешканлык белән бара
Иске Калмашта яугирләребезгә гуманитар ярдәм җыю оешканлык белән бара
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас