ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
31 гыйнвар 2024, 06:30

Җитештерү темпларын арттыра барып

Терлекчелек тармагын үстерү буенча район семинар-киңәшмәсе үтте

Җитештерү темпларын арттыра барыпҖитештерү темпларын арттыра барып
Җитештерү темпларын арттыра барып

Район хуҗалыкларында мал кышлату уңышлы дәвам итә. Кырыс табигать шартларында моңа ничек ирешелүен Ленин исемендәге һәм “Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативколхозларының товарлыклысөтчелек фермалары базасында үткән чираттагы семинаркиңәшмә ачык күрсәтте. Аның эшендә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, хакимиятнең авыл хуҗалыгы бүлеге, ветеринария станциясе, “Элита” токымчылык җәмгыяте, мәгълүмат консультацияләр бирү үзәге кебек ведомстволар вәкилләре, хуҗалыклар җитәкчеләре, баш зоотехниклары һәм ветеринария табиблары, зоотехник селекционерлары, авыл хуҗалыгын үстерүгә ярдәм итүче оешма предприятиеләр вәкилләре катнашты. Чара Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив колхозының Яңа Балтач товарлыклы сөтчелек фермасы эшчәнлеге белән танышудан башланды. Иң тәүдә идарә рәисе Фәнил Фәрит улы Гәрәев үзләрендәге эшчәнлек күрсәткечләрен бәян итте, артабан биредәге катнашазык хәзерләү цехында булып, терлекләрнең туклану рационын минераль өстәмәләр белән баету процессы барышы белән таныштылар. Дистәдән артык катнашма белән баетылган фураж малларга азык таратучы “Хозяин” агрегатында башка төр мал азыгы белән катнаштырылып, асралучы малларның тәүлеклек артымын күтәрүгә дә, сөтнең продуктлылык дәрәҗәсенә дә, даими арта баручы савым күләмнәренә дә уңай йогынтылы икән. Әлеге тәҗрибәне башка хуҗалыкларга да таратырга киңәш ителде. Артабан узган ел ахырында сафка кертелгән савым сыерлары асралган өр яңа бина белән таныштылар. Бер ел эчендә уңайлы юл белән төзеп сафка бастырылган әлеге бинада сыер маллары өчен тудырылган шартлар телгә алынды, аерым искәрмәләр дә әйтелде. Гомумән алганда, чагыштырмача арзан мондый төзелешләр һәр хуҗалыкта да мөмкин булырлык эш, дип билгеләнеп үтелде һәм андый мөмкинлекләрне киңрәк файдаланырга киңәш ителде. Биредәге заманча саву залы да, терлекчеләр һәм белгечләр өчен тудырылган шартлар да уңай тәэссоратлар калдырды. Боларның һәммәсенең дә җитештерү эшчән легендә тик уңай чагылыш табуы бәян ителде. Терлекчелек тармагында уңышларга ирешүгә ярдәм итүче партнерлар – төрле оешмалар вәкилләре дә җыелучылар игътибары на үз хезмәтләрен тәкъдим итте. Алар белән артабан да тыгыз хезмәттәшлек итү юллары билгеләнде, берлектәге эшчәнлекнең уңай нәтиҗәләргә китерүе мисалга алын ды, кызыксындырган сорауларга оешма–предприятиеләр вәкилләре җентекле һәм аңлаешлы җаваплар бирде. Семинар киңәшмә артабан районыбызда гына түгел, ә тоташ республикада алдынгы хуҗалыклардан булган “Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив колхозының Тайняш товарлыклы сөтчелек фермасында дәвам итте. Биредә күзәтелгән алдынгы технологияләрдән уңышлы файдалану алымнары турында хуҗалык идарәсе рәисе Фәргать Фәрит улы Ваһапов һәр булган участокта җентекләп сөйләп барды. Чарада катнашучылар биш мең баштан артык сыер маллары бәйсез асралган биналарны карап үттеләр, яшь үрчемнәрне тәүге көннән башлап үстереп, таналарны каплату һәм бозаулату циклларын үтүче торлаклардагы шартлар белән таныштылар, шулай ук саву залы да, терлекчеләр белән зоовет белгечләрнең хезмәт шартлары да уңай тәэссоратлар гына калдырды. Биредә дә шушы көннәрдә сафка кертеләсе савым сыерлары асралачак өр яңа бинаны күрделәр, аны хуҗалык хезмәтчәннәре читтән белгечләр җәлеп итмичә үз көчләре белән күтәргәннәр һәм барлык тиешле шартларны тудырганнар. Әле бинада электр үткәрү һәм җиһаз корылмаларны көйләү, башка соңгы эшләр тәмамлану алдында. Мал торлакларын төзү дәвам итә, биредә баш саны арта баручы савым сыерлары өчен тагын бер заманча җиһазландырылган саву залы, малларны тәрбияләү урыннары булдырылачак, сөтлебикәләргә саф һавада йөрү мөмкинлеге тудырылачак, башка уңайлыклар да арта төшәчәк икән әле. Семинар киңәшмәнең пленар өлеше Тайняш авылы мәдәният йортында дәвам итте. Экранга чыгарылган слайдлар ярдәмендә җыелучылар алдында муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегенең баш зоотехнигы Ильяс Илшат улы Йосыпов узган 2023 елдагы терлекчелек тармагы эшчәнлеге йомгаклары һәм агымдагы елга куелган бурычлар белән таныштырды, токымчылык эшчәнлеге буенча җаваплылыгы чикләнгән “Элита” җәмгыяте директоры Руслан Нәкыйф улы Казыйханов узган хуҗалык елында көтү составын яңарту торышын һәм шулай ук агымдагысына билгеләнгән бурычларны бәян итте. Район ветеринария станциясе начальнигы Радмир Фәнил улы Ямалеев үзләренең хезмәтенең эшчәнлеге йомгакларын җиткерде, хуҗалыкларда һәм халык маллары арасында йогышлы чирләр таралуга юл куймас өчен артабан да катгый чаралар күреләчәге турында белдерде. “Чакмагыш мәгълүмати консультацияләр бирү үзәге” муниципаль бюджет учреждениесе директоры Ирек Мидхәт улы Тангатаров терлекчелек тармагын үстерүгә субсидияләргә ия булу тәртибе, күреләчәк башка чаралар белән җентекләп таныштырды һәм отышлы дәүләт ярдәменә ирешү юлларын файдаланып барырга чакырды. Йомгаклау сүзе белән чыгып, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев аграрийларыбызның эшчәнлеген югары бәяләде. Былтыр шушы чорга район хуҗалыклары эшкәртү предприятиеләренә тәүлегенә 200 тонна сөт озатса, быел бу күрсәт кеч 230га җитте, дип билгеләде ул. Ә башлыча элиталы һәм югары сорт белән озатылган сөт бүген хуҗалыклар кассасына тере акча агымы булып кайта. Шуңа күрә дә бу җәһәттән тырышлыкны арттыра барырга, күрсәткечләрнең тагын да югарырагына ирешергә чакырды ул, ә моның өчен барлык хуҗалыкларда да файдаланылмаган резервлар бар әле. Терлек асралган биналарны яңартырга, мал азыгының сыйфатын һәм күләмнәрен яхшыртырга, эшчәнлекне тагын да зуррак җаваплылык һәм тырышлык белән дәвам итәргә генә кирәк. Ул һәр җитәкчегә һәм белгечләргә мал кышлатуны артабан да җитештерү күләмнәрен арттыра барып дәвам итәргә чакырып мөрәҗәгать итте, һәммәсенә дә уңышлар теләде.

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас