ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
31 гыйнвар 2024, 10:35

“Каргизгеч” операциясе бара

Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең агымдагы едның 18 гыйнварындагы 9р санлы күрсәтмәсе нигезендә 20 гыйнвардан 20 февральгә кадәр республикабызда юлсыз җирләрдән дә үтә алырга сәләтле моторлы чаралардан файдаланганда кагыйдә бозуларга юл куймау максатында “Каргизгеч” дигән шартлы баш астында махсус операция үткәрелә.

“Каргизгеч” операциясе бара“Каргизгеч” операциясе бара
“Каргизгеч” операциясе бара

 Документта билгеләнүенчә, районнарда һәм шәһәр округла рында эшчәнлек алып баручы баш дәүләт инженер инспекторларына киңкүләм мәгълүмат чаралары һәм социаль челтәрләр аша шушы ча раның максатлары һәм бурычлары турында аңлату эшләре алып ба ру, республиканың Табигатьтән файдалану һәм экология, Урман хуҗалыгы министрлыклары бел гечләре, Эчке эшләр министрлыгы ның юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү инспекторлары, Аучылар һәм балыкчылар ассоциациясе вәкилләре белән берлектә рейд лар үткәрү, авылларда биләмә хакимиятләре башлыклары белән берлектә махсус теркәлү үтмичә файдаланылучы югарыда күрсә телгән техника төрләрен ачыклау һәм моңа юл куймау чараларпын күрү, төрле кагыйдә бозу очраклары ачыкланганда законда каралган җаваплылыкка тарттыру кебек бу рычлар йөкләтелә. Күрелүче барлык чаралар да уртак уңай максатка – кешеләр һәм әйләнә тирәлекнең сәламәт легенә зыян салынуга юл куймауга, матди чыгымнар түгеп алынган тех ника төрләренең бары игелеккә генә хезмәт итүенә ирешергә яр дәм итәчәгенә шик юк.

Автор:Финат СӘЕТОВ, дәүләт техник күзәтчелек инспекциясенең өлкән инженер-инспекторы.
Читайте нас