ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
31 гыйнвар 2024, 11:25

Конкурс исемен раслап

Бөтен Башкортстан укучылары театр сәнгате аша “Балалар яшәргә туа!” конкурсының исемен раслап, үзләренең актерлык осталыкларын, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен күрсәттеләр.

Конкурс исемен раслапКонкурс исемен раслап
Конкурс исемен раслап


Иң намуслы җәяүлеләр исеме һәм призлы урыннар өчен театр тамашалары конкурсында “Башкортстан Республикасында мәктәп театры” республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында 262 театр берләшмәсе ярышты. Гимназиянең 4а сыйныфы укучыларының «Күңелле балалар» төркеме «Театр постановкасы» номинациясендә 2нче урынга лаек булды (берләшмә җитәкчесе Л.С. Тимергалиева, сыйныф җитәкчесе З. Т. Таһирова).
Конкурста катнашучыларга рольләрен бик яхшы башкарулары өчен “Афәрин”, – дияргә генә кала. Барлык юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәгез һәм юлларда сак, уяу булыгыз!

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас