ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
31 гыйнвар 2024, 11:05

Рапат укучылары студентлар белән очрашты

Русиядә Студентлар көнен бәйрәм итүгә багышланган чаралар чикләрендә Рапат урта мәктәбендә студентлар белән очрашу узды.

Рапат  укучылары студентлар белән очраштыРапат  укучылары студентлар белән очрашты
Рапат укучылары студентлар белән очрашты

Анда шушы авыл мәктәбен тәмамлаучылар – югары һәм урта уку йортлары студентлары җыелды. Очрашу аларның мәктәп елларын, яраткан фәннәрен искә төшерүдән, укытучыларга рәхмәт белдерүләре, һөнәр сайлауга нәрсәләр йогынты ясавы турында әңгәмәдән башланды. Кызлар һәм егетләр имтиханнар, студент тормышы турында күп кызыклы тәэссоратлары белән уртаклашты. Барлык кунаклар да мәктәптә алган белем һәм тәрбиянең алдагы укуда мөһим ролен билгеләп үттеләр, укучы балаларга яхшырак укырга, дәресләрне калдырмаска киңәш иттеләр. Мәктәп укучылары чыгыш ясаучы студентларны бик теләп тыңладылар. Студентларга тулай торак, стипендия күләме һәм университетның, колледжның уку тормышы белән бәйле сораулар бирелде.
Мондый һөнәри юнәлешле очрашулар мәктәп укучылары өчен бик мөһим, чөнки студентлар белән аралашу уку йортлары турында кирәкле мәгълүмат алырга һәм дөрес сайлау ясарга ярдәм итә.

Рапат  укучылары студентлар белән очрашты
Рапат  укучылары студентлар белән очрашты
Рапат  укучылары студентлар белән очрашты
Рапат  укучылары студентлар белән очрашты
Рапат  укучылары студентлар белән очрашты
Рапат  укучылары студентлар белән очрашты
Рапат укучылары студентлар белән очрашты
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас