ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
1 февраль 2024, 04:30

Бер мәктәптә — ике музей

Иске Калмаш – олы тарихлы авыл. Мәктәбе – яшь буынга белем һәм тәрбия бирү үрнәге. Күркәм эшләр турында вакытлы матбугат аша халыкка җиткерү – журналист бурычы. Шуңа да гәзит хезмәткәрләре биредә еш була идек.

1997 елның декабрендәге эш сәфәре аеруча истә калды. Ул чактагы мөхәрриребез Хәйдәр ага Басыйров: « Тиздән мәктәпнең олуг юбилее, тарихын да, бүгенгесен дә чагылдырып язылган җитди материаллар кирәк», – дип, безне – ике хезмәткәрне Иске Калмашка җибәрде. Мәктәпкә 100 ел тулуны билгеләп үтәр алдыннан бәйрәмгә әзерлек буенча ул чактагы директор Айсылу Сәлимгәрәева белән әңгәмә оештырдым. Ә шушы авылда туып үскән, белем алган Фәридә Газизова аның тарихы турында язды. Бу җәһәттән аңа архив актарып утырырга туры килмәде. Мәктәптә бар гомерен балалар укыту-тәрбияләүгә биргән мәрхүмә әнкәсе Мәрьям Сибәгатулла кызы Латыйпова туплап калдырган бай материал сакланган, шул фактлар нигезендә зур күләмле материал әзерләде. Язма: ” Иске Калмаш авылының төп халкының моннан 300–325 еллар элек Канлы башкортларыннан килгәнлеге турында мәгълумат бар. Алар аргы якта, әлеге Навил очына утырганнар. Үзләренең җирләре бик күп булган. Халык саны аз булганлыктан, мәхәллә төзеп, мәдрәсә ачып укытырга мөмкинлек булмый. Шушы уңай белән алар үзләренә чакырып хәбәр таратканнар, бушка җир бирүләрен белдергәннәр. Шуннан соң Пенза губернасыннан татарлар, мишәрләр, типтәрләр килә башлаган. Алар авылның көнбатыш ягына урнашканнар. Халык саны арта бара, мәхәллә төзелә, беренче мәчет салына, мулла тәгаенләп куела, дини мәдрәсә ачыла. Анда ир балалар гарәп, фарсыча иман шарты укыганнар. Шушы төп уку 1905 елга кадәр барган. Ә кыз балаларны бер төрле дә укыту булмаган. Беренче рус революциясеннән соң (1905) уку-укыту эшчәнлегендә беркадәр мәгьрифәтчелек башлана. Башкорт ягы дип аталган төбәктәге мәктәпне мулла Ибраһим Бакиров бераз тәртипкә китерә. Үрнәк авылыннан Галимҗан Ахунов, тагын кайсы авылдандыр Гыйбаш Кәбиров хәлфәләр килә. Алар дин укыту өстенә тормыш өчен кирәк булган фәннәр дә укыталар. Татарча язарга, укырга өйрәтәләр, хисап, табигать, география фәннәреннән дәрес бирәләр”, – дип кызыклы гына башланып китә. Мин исә Айсылу Үзбәк кызы җитәкчелек иткән чорда башкарылганнарны чагылдырдым. Ул туган авылында – шушы мәктәптә укып аны алтын медальгә тәмамлаган, хәтта шактый гына тәҗрибә туплап өлгергән иде инде. Төпле белеме, оештыру сәләте булмаса, зур коллективка директор итеп куймаслар да иде. Ул үзенең инициативалы, максатчан булуын еллар үтә барган саен ныграк дәлилләде, авырлыкларга-киртәләргә карамыйча, аларны ерып алга барды, яраткан һөнәренә тугрылык саклады. “Мәктәпнең 100 еллык юбилеен нинди уңышлар белән каршылый-сыз? “– дигән соравыма ул җавапны тарих төпкеленнән башлап, түбәндәгеләрне әйткән иде: “ Мәктәп – һәркемгә газиз, күңелләрне тартып торучы, берләштерүче изге йорт. Ул – онытылмас балачакның якты бер истәлеге, олы тормышка әзерләүче, максатларга омтылдыручы, юнәлеш бируче игенлек җире. Ә иген уңышы җаваплы хезмәткә алынганнарның фидакарьлегенә бәйле. Ел саен белем учагы яңа килгән сабыйлар исәбенә яшәрә, гыйлем һәм тәрбия алганнары, тормышта дөрес итеп юлын сайлаганнары белән мәртәбәгә күтәрелә ул. Инде менә гасыр буена мәктәбебез үзенең карлыгачларын очыра һәм үзенә чакырып барлый, тантана итә. Кыскасы, мәктәп – баланың икенче йорты. Анда ул яратып килсен, зур эшләр башкарган кебек рухланып кайтып китсен. Бала өендә дә яхшыны гына күрсен, мәктәптә дә әйбәт тәрбия алсын, белемгә ия булсын. Чөнки ул – кешелекне дәвам итүче”. «Моңа ничек ирешергә, укыту-тәрбия эшендә иң мөһиме нәрсә?», – дип кызыксынуыма ул: “Беренче чиратта – балаларның сәламәтлеген саклау. Сәламәт акыллы, белемле кешеләр генә җәмгыять төзи, иленә игелекле хезмәт итә”,– дигән иде. Мәктәпнең 100 еллыгы үткәрелде, ул ил күләмендә “Гасыр мәктәбе”, “Ел мәктәбе” дигән югары исемнәрне яулады. Һәр баланың сәләтен һәм мөмкинлекләрен ачарга, кызыксынучанлыгын үстерергә,шәхес буларак формалаштырырга ярдәм итүче яңа укыту технологияләре, тугызынчы сыйныфтан алып профильле укыту (2006 елдан башлап), укучы һәм укытучыларның тикшеренү һәм эксперименталь өлкәдә, 2007елда мәктәптә республика күләмендә “Авыл мәктәбе шартларында табигый дифференциаль укыту мәсьәләләре” дип аталган эксперимент үткәрелүе дә директорның кыюлыгы – тәвәккәллеге, җитәкчелек итү сәләте нәтиҗәсе. Башкортстан укытучыларының унынчы съезды делегаты, Русия Федерациясенең ел директоры, Русия күләмендә укытучылар конкурсы җиңүчесе, Бөтенрусия “Ел директоры» гомумрусия конкурсы лауреаты исемнәре җиңел генә яуланмагандыр. Айсылу Үзбәк кызы уңышларга көчле белеме, зиһен көче аша ирешә.Бар булмышын илгә лаеклы кешеләр тәрбияләүгә багышлаган ватанпәрвәр ул. Яна-көя, каршылыкларны җиңә, ничек кенә булса да ниятләгән эшен башкарып чыга. Берчак “Мәктәп һәм гаилә” битенә мәкалә язарга туры килде. Айсылу ханымның кәеф-сезрәк чагы иде. Сәбәбе– музыкага өйрәнү кабинетын башка максатта файдалана башлаганнар, нәтиҗәдә филиал хезмәткәрләре урынсыз калган икән. Нинди филиал, дигән сорау тумасын өчен ачыклап язып үтим әле. Мәктәптә музыка аша балалар күңеленә үтеп керү, ма-турлыкны аңлый һәм тоя белергә өйрәтү буенча да максатлы эшчәнлек оештырылган . Бу өлкәдә музыка укытучысы, тормыш иптәше Финал Сәлимгәрәевнең фидакарьлеге бәһалап бетергесез. Мәгълум булуынча, балаларның талантларын ачуның актив формасы булып җыр дәресләре тора. Әлбәттә, бер музыка дәресендә генә эстетик тәрбия биреп булмый, дип, төрле түгәрәкләр ачтылар. Бу җәһәттән ата-аналар да, мәдәният хезмәткәрләре дә җәлеп ителде. Биредә “Мәктәп җырлый” дигән хор коллективы оештырылды.1983 елдан 1992 елга кадәр биредә районда бердәнбер тынлы оркестр эшләде, район,зона һәм республика конкурсларында катнашып, призер дигән исемне алды. Биредә берничә дистә еллар вокаль-инструменталь ансамбль чара– концертларның йөзек кашы булды, балалар иҗаты республика конкурсларында лауреат исемен яулады. “Тамчылар” кызлар вокалына үрнәкле коллектив исеме бирелде. Мәктәптә үзешчән сәнгатьне үстерүдә Чакмагыш балалар музыка мәктәбенең Иске Калмаш филиалы зур өлеш кертте. Филиал шул чорда “Кызыл Октябрь” колхозында партком секретаре Ранис Баянов инициативасы белән оештырылган иде. Район Советы да хуплап карар кабул иткәннән соң, бер бина хәстәрләнде, аны тиз арада ремонтлап сафка керттеләр. Тынлы инструментлар һәм халык уен кораллары –скрипка, баян, балалайка, думбыра класслары булдырылды, аларда һәр ел берничә дистә бала шөгыльләнде, республика күләмендә чыгышлар ясадылар. Ә тынлы инструментлар оркестры район күләмендә үткәрелгән чаралар үзәгендә торды. Менә шундый филиалның эшчәнлегенә аяк чалу вакыты булган икән, кемнәрдер башлаган эшне кемнәрнеңдер ваемсызлыгы юкка чыгара язган – Айсылу Үзбәк кызының тырышлы-гыныкышмалылыгы нәтиҗәсендә проблема уңышлы хәл ителде. Бер уңайдан Башкортстанның мәгариф отличнигы Финал Сәлимгәрәевның эшчәнлек тәҗрибәсенә аз гына тукталып үтәсем килә. Бирегә килгәнче Башкорстан Республикасы мәдәниагарту училищесын тәмамлаганнан соң бер ел авыл мәдәният йортында эшләп ала, укытучылык эшчәнлеген 1982 елда башлап җибәрә. Гомере буена үзешчән сәнгатьтә, җәмәгатьчелек эшләрендә актив, заманында районда дан тоткан тынлы оркестрның иң актив уенчысы булды ул. Югары категорияле укытучы, музыка белгече зур тәҗрибәгә ия, аның эш алымнары республика күләмендә үрнәк итеп куела. Мәктәптә заман таләпләренә җавап бирерлек махсус кабинет булдырылды, анда фонохрестоматияләр, магнитофон язмалары, композиторлар турында мәгълумат тупланган папкалар, өстәмә әдәбият, компьютер, телевизор, цифрлы пианино, тавыш яздыру аппаратлары, музыкаль үзәк , укучыларның эшләре урын алган һәм алар елдан-ел өстәлеп-яңартылып тора. Укытучы яңалыкны, алдынгы алымнарны кыю куллана: “Музыка дәресләрен Д. Б. Кабалевский төзегән программа буенча укыту күп нәрсәләргә ачкыч булып тора: үзең дә музыка турында уйланасың, чын мәгънәсендә аның тирәнлеген аңлыйсың. Укучы да көйне тыңлап -җырлап кына калмый, музыка аның тормышына тирән үтеп керә. Мин шушы методикага нигезләнеп дәресләр үткәрүдә үз технологиямне булдырдым, музыка коралларында уйнауга басым ясадым, халык педагогикасына – фольклорга игътибар бирәм, жанрлар төрлелеге аша балалар күңелендә сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүне максат итеп куям», – дигән иде ул бер чыгышында. Әлбәттә, бер язмада гына башкарылган эшләрне,ирешелгән уңышларны күрсәтеп бетереп булмас. Белемнәрен эшкә җигеп, зиһен көчләрен салып башкарганнарының нәтиҗәсе халкы күз алдында, укучыларының хөрмәтендә чагыла. Тырыштык – булдырдык, инде җитәр, тормыш дулкынында салмак кына йөзик, дими әле алар. Русия күләмендә танылган Гасыр мәктәбенең бай тарихын чагыл-дырган мәктәп музееның эшчәнлеге турында семинар-киңәшмәләрдә үрнәк итеп куела, вакытлы матбугатта мәкаләләр басыла. Тәрбияви әһәмияткә ия булган чаралар үткәрергә мөмкинлекләр зур биредә. Мәктәпне тәмамлап, илнең төрле почмакларына сибелгәннәр дә очрашуларга җыелганда музейда тарихка байкау ясый, хәтирәләрен яңарта. Күптән түгел биредә тагын бер тарихи вакыйга булды: Айсылу һәм Финал Сәлимгәрәевларның инициативасы һәм хәстәрлеге белән сәнгати музей оештырылды. Илаһи моң чыганагы булган нинди генә уен кораллары һәм аппаратлар юк монда! Тынлы оркестр инструментлары – бүгеннән тотып уйнарлык. Мәктәпнең элекке укучылары да матди ярдәм күрсәткән. 1954 нче елда мәктәпне тәмамлаган Зөлфәт Сабирҗан улы Бакиев, 1966 елда тәмамлаган Фларит Үзбәк улы Кудрячевның затлы бүләкләре (аппаратура һәм баяннар) игътибарны җәлеп итә. Язма материаллар папкалары, төрле елларда язылган җыр-көйләр пластинкалары, дисклар – һәммәсе биредә урын алган. –2023ел – Укытучы һәм остаз елы булды. Бу елның исеме җисеменә ту-ры килеп бетәрме? Безнең хезмәт, укытучы хезмәтенең җимеше еллар үткәч кенә күренә. Бу хакта озак уйланып йөрдем. Безнең мәктәп еллары, хезмәтебез чоры үкенерлек түгелме? Бездән соң нәрсә кала. Илле елдан артык шушы мәктәп ишеген ачып кергәч, аның тарихи үткәне минем күз алдымда, – дип чыгышын башлады Айсылу Үзбәк кызы. –1994 елда Уфада, тәрбия эшләре буенча һөнәри камиллек курсларында укыганда мәгариф министры Са- бир Шәяхмәт улы Җиһаншин (1924- 2018): ”Иске Калмаштан кем бар?” — дип сорады да:”Янбухтин мәктә-бе”ннән, — дип өстәп куюы күңелне горурлык хисләре биләп алды. Без дә данлы традицияләрне уңышлы дәвам итеп-баетып киләчәк буынга тапшыруны максат итеп куябыз һәм моңа ирешәбез дә”. Мәктәп юллары – онытылырлык, хезмәт еллары үкенерлек түгел. Укыту-тәрбия эшчәнлегендә ирешелгәннәр куанычлы, сәнгать өлкәсендә дә тарихыбыз зур һәм матур, сөенеп сөйләрлек эшләр бар. Зур сәхнәләргә чыккан талантларыбыз белән горурланабыз. Укытучы– остаз-ларыбызның ышаначын акладык, исемнәрен тарих битләренә алтын хәрефләр белән яздык, киләчәк буыннарга кыйммәтле мирас итеп калдырдык, дияргә хакыбыз бар. –Мәктәпнең үткәне данлы, бү-генгесе мактаулы, киләчәге дә өметле-ышанычлы булсын өчен за- маннан калышмый эшләргә бурычлыбыз, – диләр Айсылу һәм Финал Сәлимгәрәевлар. Музыка кораллары музеен ачу тантанасында соклануларын белдерүчеләр күп булды. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рамил Хаҗиевның кайтып чыгыш ясавы чараны тагын да чагурак итте.

Автор:Рәзифә Сәхапова.
Читайте нас