“Мәктәп укучыларын инициативалы бюджетлаштыру” программасында кысаларында уздырылган әлеге чарада бер төркем укучы җиһаз белән тәэмин итүчеләрне, офис җиһазлары җитештерүчеләрне сайлау мәсьәләләре буенча киңәш корды.
Сүз уңаеннан, Башкорстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы республикада белем бирү учреждениеләре арасында укучыларның башлангычына нигезләнгән “Укучыларның инициативасын бюджетлаштыру” проектларын тормышка ашыруга субсидияләр бирүгә конкурс игълан иткән иде.
Хәзерге яңа технологияләр, инновацион алымнар, ФГОС системалары мәктәпләрдә кертелгәндә бу фәһемле проектка район мәктәпләре дә актив кушылды. Укучылар мәктәп өчен иң кирәкле дип саналган биш юнәлештә бик мөһим эш башлады, проект һәр мәктәптә зур кызыксыну тудырды.