11 гыйнварда республикабыз башкаласында төрле шәһәр районнарыннан җыелган татар милли хәрәкәте вәкилләре, Татарстан премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Вәсил Шәйхразиев, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин, Башкортстан татарлары конгрессы җитәкчесе, Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты, якташыбыз Заһир Хәкимов та катнашты. Барлык мөһим мәсьәләләр белән буенча сөйләшүләр тәмамлангач, хезмәтләрендә уңышка ирешкән бер төркем милләттәшләребезгә лаеклы бүләкләр тапшырылды. Алар арасында, әлбәттә, якташларыбыз – чакмагышлылар да бар. Р.Г.Кузеев исемендәге этнологик эзләнүләр институты хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Илдар Мәхмүт улы Габдрәфыйковка Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Рәхмәте белдерелде. Башкортстанның атказанган юристы Илдар Гайнулла улы Әһәдуллин һәм “Юлдаш” радиосының хезмәткәре Флорида Өлфәт кызы Янгирова (Корбанова) Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнде. Уфа фән һәм технологияләр университетының Стәрлетамактагы филиалы доценты, татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты Илсур Салихҗан улы Мансуров- какүкрәккә тагыла торган Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Мактаулы остаз” билгесе тапшырылды. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәүдәт Әхмәтзыя улы Гыйләҗев Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Почет грамотасына лаек булды. Якташларыбызны чираттагы күркәм уңышлары белән чын күңелдән тәбриклибез һәм яңа казанышларга ирешүләрен телибез.