ИГЕНЧЕ
+24 °С
Дождь
Новости
1 Февраля 2024, 07:30

Ни чәчсәң, шуны урырсың

Ярты гасыр бергә атлап

Ни чәчсәң, шуны урырсыңНи чәчсәң, шуны урырсың
Ни чәчсәң, шуны урырсың

Иске Калмаш авылыннан Хәкимҗан һәм Рифа Хәмәдиевлар – районыбызда матур гомер кичергән күркәм парларның берсе. Бер-берсенең язмышларын уртак бәйләгән көннән соң инде 50 ел гомер үтеп киткән. Ярты гасыр бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабырлык, түземлек, өмет-ышаныч кирәк!
Тормыш юлында авырлыгын да, җиңеллеген күп татырга туры килә аларга. Тик шул елларның ни дәрәҗәдә кадерле һәм якын булганлыгын вакыт узган саен ныграк аңлыйсың икән, диләр.
Хәкимҗан Әгълә улы 1949 елда Таскаклы авылында дөньяга килгән. 1968-70нче елларда Совет Армиясендә хәрби бурычын үтәгән. Озак еллар “Чакмагыш” НПСы, “Урал-элемтә” җитештерү-техник идарәсендә намуслы хезмәт салган. Рифа Гариф кызы 1950нче елда Яңа Каръяуды авылында туган. Яңа Балтач урта мәктәбен тәмамлаганнан соң башкалабыз Уфа шәһәренең медицина училищесында һөнәр үзләштерә. Уку дәверендә ул үзенең мәхәббәтен очрата. Армия сафларыннан кайткан җиткән егет Хәкимҗан ул вакытта Киров исемендәге колхозда эретеп ябыштыручы булып эшли. Рифа апа хезмәт юлын Иске Калмаш участок дәваханәсендә башлап җибәрә. Күркәм гаилә корып, ике кызлары Илсөяр белән Айсылу, уллары Айдарга матур тәрбия биреп, олы тормыш юлына чыгаралар. Бүгенге көндә аларның һәркайсы төпле белем алып, үз тормышлары белән яши. Хәмәдиевлар өлкән оныклары белән сокланып туялмый: ул Омск шәһәрендә Эчке эшләр министрлыгы академиясен тәмамлаган, намуслы хезмәт итә. Калган оныклары – алдынгы спортчылар, төрле ярышлар җиңүчеләре. Кече туганнары да алардан калышмый.
Хәкимҗан һәм Рифа Хәмәдиевлар – икесе дә хезмәт ветераны. Гаилә башлыгы үзешчән сәнгатькә гашыйк: баянда уйный, матур җырлый. Рифа апа табигатьне ярата: ул һәвәскәр бакчачы. Аларның йортларында бервакытта да оныклар тавышы өзелми. Бәхетле пар балалары, оныклары шатлыгына куанып, аларның уңышларына сөенеп, бүген дә гаилә учагын сүндермичә матур гомер кичерә.
Ярты гасыр бергә атлаган парны алтын туйлары белән Иске Калмаш авылы ветераннар советы рәисе Айсылу Сәлимгәрәева, хатын-кызлар советы рәисе Лүзә Тимашева өйләренә барып котлады. Юбилярларга республика Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбировның Котлау хаты белән истәлекле бүләкләре тапшырылды.
Тормыш мәшәкатьләре белән 50 ел гомер сизелми дә үтеп киткән икән. Хәмәдиевлар бүген дә башкаларга үрнәк булып, йорт тирәсен чәчәккә күмеп, булганына шөкер итеп, сокландыргыч гомер кичерә. Балаларының игелеген күреп, оныкларына сөенеп яшиләр. “Ни чәчсәң, шуны урырсың”, – ди халык мәкале. Тырыш, белемле, итәгатьле һәм хезмәт сөючән балалар, оныклар тәрбияли алулары белән бәхетле бүген Хәкимҗан абый белән белән Рифа апа. Мондый гаиләләр районыбызның йөзек кашы, горурлыгы булып тора. Аларга киләчәктә дә бер-берсенең ышанычлы иңен, якыннарының сөю-хөрмәтен тоеп, озын-озак бергә балкып гомер итүләрен телибез!

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас