+22 °С
Яңгыр
Гөлсем Тәлгать кызы – бар гомерен балаларны дәвалауга багышлый. Ул тәҗрибәле белгеч кенә түгел, ә хезмәттәшләре арасында абруйлы остаз һәм нәниләрнең яраткан табибы да булды.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә булган казанышлары өчен Гөлсем Тәлгать кызы РФ һәм БР Сәламәтлек саклау министрлыгы, БР Хөкүмәтенең Мактау грамоталары белән бүләкләнегән.
Район үзәк дәваханәсенең баш табибәсе Алина Фаил кызы Латыйпова аңа күпьеллык намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде, киләчәктә тазалык, озын гомер теләде.