ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
1 февраль 2024, 04:50

Урам юлы уңайлыклар китерсен

Биләмәдә яшәүчеләрнең матди катнашлыгы белән кичектерүне көтми торган чираттагы мөһим проблемадан арыну мөмкинлеге бирүче Җирле инициативаларны хуплау программасы ярдәмендә Юмаш авыл Советы территориясендә дә ул гамәлдә булган еллар эчендә күтәреп чыккан һәр мәсьәләләрен тормышка ашырып киләләр.

Урам юлы уңайлыклар китерсенУрам юлы уңайлыклар китерсен
Урам юлы уңайлыклар китерсен

 

Файдалы һәм отышлы юл белән дәүләт ярдәменә ирешү мөмкинлеге бирүче бу уңайлы программа агымдагы елда да гамәлдә булачагын ишетү белән үк юмашлылар да аннан теләп файдалану максатында эшчәнлек җәелдерделәр. Алдан үткән халык җыеннары барышында кузгатылган мәсьәләләр арасында Уйбулат авылы халкының биредәге Әлмәнов һәм Котыев урамнарында юл өслеген яхшылап күтәртүгә яки Әлмәнов урамында суүткәргеч салырга, дигән теләкләр өстен чыкты һәм йомгаклау утырышын да нәкъ менә шушы авылда үткәреп, бу өч мәсьәлә арасыннан берсен сайлап алып, программада шул проект белән катнашырга, дигән карарга килделәр. Уйбулат мәдәният йортына бу җәһәттән шактый күп кеше җыелды. Мөһим мәсьәләне хәл итәр алдыннан алар Юмаш мәдәният йорты үзешчәннәренең җыр-биюле күчтәнәчләре белән хозурландылар, дәрт тупладылар. Чараны Юмаш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Илсөяр Фәүкать кызы Гарифуллина ачып җибәрде һәм алып барды. Җыелучылар игътибарына ул Җирле инициативаларны хуплау программасында катнашу тәртибен һәм мотлак җиңеп чыгар өчен нинди шартларның тулысынча үтәлергә тиешлеген кабатлап хәтерләренә төшерде. Быел уйбулатлылар биләмә исеменнән әлеге программада катнашырга һәм Әлмәнов урамындагы юл өлешен яхшылап ремонтлауга ирешергә бердәм карар чыгардылар. Әлеге проектның хакы 1644 014,74 сум тәшкил итә. Бу максатка республика бюджетыннан 1200 000 сум бүленүенә ирешү өчен аның 194 014,74 сумын муниципаль район бюджеты юнәлтәчәк, җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте (генеральный директоры Вадим Васильевич Соколов) 150 000 сум иганә ярдәме вәгъдә итә. Башлангыч халык тупланмасы күләме 100000 сум тәшкил итә, аны һәр йорт ихатасыннан билгеле күләмнәрдә җыеп алырга булдылар. Максатны тормышка ашыруда проектны башыннан ахырынача күзәтеп торучы инициатива төркеме булу шарт. Бу мөһим миссияне җыелышта катнашучылар бертавыштан башында Ранис Әфгать улы Нуриәхмәтов торган һәм Илвина Мөнәвир кызы Кәлимуллина, Айгөл Әүфәт кызы Ханнанова, Илвира Фәнәвис кызы Гыйззәтуллина, Рина Вәдүт кызы Закирова, Мәдәния Мәҗит кызы Авзалова, Руслан Хәсәнҗан улы Гарифуллин, Айгөл Тимерҗан кызы Даянова, Дилбәр Рифат кызы Миндиярова, Ильяс Сөнәгать улы Газизовны берләштергән инициатива төркемен сайлап куеп йөкләттеләр. Конкурста җиңеп чыгып, проектны тормышка ашырган мәлдә бүленгән акчаны экономияләү мөмкинлеге чыкса, ул янга калган сумманы да юлны төзекләндерү максатында тотынып бетәргә килештеләр.

Урам юлы уңайлыклар китерсен
Урам юлы уңайлыклар китерсен
Урам юлы уңайлыклар китерсен
Урам юлы уңайлыклар китерсен
Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас