Башкортстаныбызда Җирле инициативаларны хуплау программасы ярдәмендә барлык төбәкләрдә, шул исәптән безнең районыбызда да авыллар инфраструктурасы өчен үтә мөһим бик күп изге эшләр башкарылуы тормыш-көнкүрешебезне яхшырту өчен зур мөмкинлекләр ачуы яңалык түгел инде. Күп биләмәләрдә әлеге проект ярдәмендә халыкка сәламәт яшәү рәвеше алып барырга ярдәм итүче спорт белән шөгыльләнү объектлары да ачыла, ачык һавада һәм япма астында, шулай ук яхшылап төзекләндерелгән заллардагы спорт тренажерлары, заманча пластик тирәчле боз шугалаклары саны да елдан-ел арта баруы куанычлы. Ә менә соңгысының Имәнлекул авыл биләмәсендә хәтта икәү булып китүе – бу төбәктә яшәүчеләрнең активлыгын, биредә бүген дөнья көтүчеләрнең һәм аның якты киләчәгенең сәламәтлеге турында кайгыртучанлыкның ачык чагылышы да. Узган елда әлеге программа ярдәмендә Югары Аташта заманча боз мәйданчыгы корылса, быел бу изге эш Имәнлекулда тормышка ашырылды – урта мәктәп ихатасында менә дигән шугалак корылып, файдалануга тапшырылды. Яңа боз мәйданчыгын ачу тантанасында муниципаль район Советы сәркатибе Фаил Әхнәф улы Ишморатов та катнашты. Чара урындагы мәдәният хезмәткәрләре Илдус Вәлиев белән Регина Гайсина башкаруында аһәңле җыр белән ачылды. Урта мәктәп директоры киңәшчесе Альбина Галләметдин кызы Шириева үзе сценариен төзеп алып барган кичә әлеге изге эшне башкаруда үзләреннән зур өлеш керткән авылдашларының тырышлыгына мәдхия буларак та кабул ителгәндер. Боз мәйданчыгын төзү тарихын бәян иткәндә һәр чыгышта ихлас күңелдән ярдәм итүчеләргә дә зур рәхмәт белдерелде. Имәнлекул якларында гомер кичерүче, биредә эшчәнлек алып баручы шәхесләрнең һәркайсы аерым мактауга лаек, күп еллар дәвамында сакланучы изге традицияләрнең киләчәктә дә төбәккә бары файда китерәчәгенә шик юк. Чарада иң зур иганә ярдәме күрсәткән Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылай депутаты, җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең генеральный директоры Вадим Васильевич Соколов исеменә күп изге теләкләр, җылы сүзләр яңгырады. Бу чарада шәхсән катнаша алмаса да, аның керткән өлеше, зур ярдәме күзгә бәрелеп тора иде. Яңгыраган чыгышларда шулай ук нефтьчеләр оешмасының, кошчылык фабрикасы җитәкчелегенең, урындагы эшкуарларның һәм крәстиян-фермер хуҗалыкларының, аерым кешеләрнең аталуы, туган җиренең якты киләчәге өчен битараф калмауларына рәхмәт һәм хөрмәт белдерелүе һәммәсенә дә яңа көч һәм дәрт өстәп җибәргәндер. Муниципаль район Советы сәркатибе Фаил Әхнәф улы Ишморатов имәнлекуллыларны яңа боз мәйданчыгы ачылу уңаеннан ихлас тәбрик итте, бу изге башлангычны тормышка ашыруда өлешләрен керткән Марат Мидхәт улы Исаевка, Айдар Радмир улы Шакировка, Ревинер Илфат улы Гыйльметдиновка, Рөстәм Илфат улы Гыйльметдиновка, Илмир Финал улы Юнысовка, Азат Нәкыйф улы Мусинга, Урал Гаяз улы Исхаковка, Радик Рәзиф улы Тимерхановка, Альфрит Дамир улы Дәүләтшинга, Руслан Салават улы Гыйлемхановка, Илназ Илмир улы Юнысовка, Азат Рафаэль улы Моратовка, Алмаз Әнгам улы Сибәгатуллинга, Салават Мәгънәви улы Гыйльметдиновка Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Биләмә хакимияте башлыгы Разалия Лиф кызы Хафизова үзенең чыгышында шушы проектны тормышка ашыруда башыннан ахырынача катнашлык күсәтүчеләрне исемләп атады, аеруча зур ярдәм күрсәткән Марат Мидхәт улы Исаевның керткән өлешен бәһалады. Боз мәйданчыгы янәшәсендәге элекке интернат бинасында җылылык үткәреп, кием алмаштыру урыны булдыручыларга да ихлас рәхмәт сүзләрен юллады, анда тренажер мәйданы оештыру идеясенең дә тиздән тормышка ашачагына ышаныч белдерде. Шәхси эшкуар Марат Мидхәт улы Исаев сүз алып, якташларының шушы изге башлангычы тормышка ашуы – якты киләчәгебез өчен салынган нигез, дип белдерде, һәммәсенә дә изге теләкләр, рәхмәт сүзләре җиткерде һәм мәйданчыкны кардан тазартып тору өчен җайланмаларны эшләтергә ягулыкмайлау материалларына сертификатлар, иң яхшы уенчылар өчен акчалата бүләкләр бирде. Урта мәктәп директоры Гөлназ Таһирҗан кызы Моратова исә укучыларга һәм яшьләргә, барлык авылдашларга шушы яхшы бүләк өчен горурлык һәм шулай ук рәхмәт хисләрен җиткерде. Чыгышлар мәктәп агитбригадасы, шулай ук Эльза Камалова, Илдус Вәлиев, Регина Гайсина башкаруында дәртле җырлар белән аралаштырылды. Артабан яңа боз мәйданында яшьләр һәм өлкән уенчылар командалары арасында хоккей уены үтте, анда, билгеле инде, яшьләр өстенрәк булып чыкты. Бәйрәм чарасында ачык һавада тәм-том белән кайнар чәй эчеп җылыну мөмкинлеге тудырган Разалия Хафизова, Зөлфия һәм Урал Исхаковлар, Юлия һәм Александр Алешиннар, Рәзилә Сафиулла кызы Яппарова, Лира Фаат кызы Булатова, Айдар Радмир улы Шакиров, Фларит Мәгъдәнур улы Моратов, Илназ, Гөлнур һәм Илмир Юнысовлар исеменә дә тик изге теләкләр генә яңгырады. Булдыклы, эшчән, тырыш халык яшәгән авыл кешеләре – имәнлекуллылар әнә шулай үзләренең тормышына матур бизәкләр кертеп, ямьләндереп-җанландырып яшиләр. Киләчәктә дә аларга бар[лык өлкәләрдә дә җиңүле адымнар белән алга барырга насыйп булсын.