“Шәмнәр белән ашый торган ризыкны җылытырга, ризык әзерләргә һәм кием киптереп тә була дип әйттеләр. Шәм ясау буенча без дә үз өлешебезне кертергә булдык”–, диләр Үрнәк урта мәктәбе укытучылары.
Әйе, районыбыз халкы мондый игелекле эштән читтә калганы юк. Хәзерге вакытта барысында да бер теләк – тиз арада хәрби операция төгәлләнеп, киткән хәрбиләр исән-сау өйләренә кайтсын. Ә инде мондагылар аның өчен бар көчен салачак.
Беренче тапкыр гына эшләсәләр дә, сынатмаганнар. Үрнәк урта мәктәбенең окоп шәмнәре бик уңышлы килеп чыккан. Укытучылар моның белән тукталып калмыйлар, киләчәктә дә бу эшне дәвам итәргә уйлыйлар. Шушы көннәрдә мобилизацияләнгәннәр янына районыбыздан гуманитар ярдәм төялгән машина китәчәк, үрнәклеләр ясаган шәмнәрне шушы гуманитар йөк аша җибәрәчәкләр.