Пар канатлы булып, сикәлтәле гомер юлларыннан матур итеп, кулга-кул тотынышып бергә атлаучы, бер-берсен яратышып, хөрмәт итеп яшәүче гаиләләр Чакмагышта бик күп. Район үзәгенең ЗАГС бүлегендә узган тантанага хөрмәтле парларны котларга дип муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, ЗАГС бүлеге мөдире Ләйсән Камил кызы Йосыпова, балалары, туганнары, мәдәният хезмәткәрләре җыелды.
Кемнәр соң алар – хөрмәтле парлар, дисезме?! Җәмил Әгъзам улы һәм Динә Мансур кызы Галләмовлар, Фәрит Гариф улы һәм Рәмидә Динислам кызы Хафизовлар, Фәрит Әхмәтзыя улы һәм Зинфира Зәки кызы Бакаевлар, Ләбиб Ибәтулла улы һәм Гөлсем Әгъзам кызы Гарифуллиннар, Ришат Карам улы һәм Халисә Казыйхан кызы Галиевлар, Венер Әбунәгыйм улы һәм Мәрьям Гали кызы Шәйдуллиннар, Равил Нигъмәтҗан улы һәм Рәшидә Имамгали кызы Халиковлар, Рим Гомәр улы һәм Сәлимә Әхмәтнәби кызы Галиевлар, Рәис Рәхимҗан улы һәм Зәйтүнә Кәшфи кызы Гыйльвановлар.
Аларның һәммәсе дә тормыш юлын аңлашып, уртак фикергә килеп, бер-берләрен гафу итә белеп, сөеп-хөрмәт итеп үткәннәр, районыбызның төрле тармакларында лаеклы хезмәт салып, җәмгыятькә файдалы балалар үстергәннәр һәм бергәләп шушы матур гомер баскычына җиткәннәр.
Светлана Фларис кызы Шакирова хөрмәтле юбилярларны котлап, Республикабыз Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән бүләкләр тапшырды.
– 2024 ел Русиядә Гаилә елы дип игълан ителде һәм без аны районыбызда менә шушы мөһим күркәм тантана – үрнәкле гаиләләрне алтын туй юбилейлары белән тәбрикләүдән башлыйбыз.
Мин сезнең нинди тармакларда эшләгәнегезне беләм. Сез меңләгән кешеләр гомерен саклап калгансыз, мәгариф системасында эшләгәнсез, юллар һәм күперләр төзегәнсез, РайПО системасында һәм башка тармакларда тир түккәнсез. Гомумән, безнең район һәм республикабыз алдынгы булсын өчен тырышлык салгансыз. Күбегезнең балаларын да беләм. Сез аларны да акыллы, тырыш, матур тәрбия биреп үстергәнсез. 50 ел элек сезнең арагызда кабынып киткән утның сүнмәвен һәм тагын да дөрләбрәк януын телим, сез үз балаларыгыз өчен дә олы үрнәк һәм нигез. Оныкларыгыз, туруннарыгыз өчен сез һәрвакыт өзелеп торучы, ярдәмчел нәнәй һәм картәтиләр. Сезгә сәламәтлек, бәхет, оптимизм, җиребездә тынычлык кына булуын һәм бер-берегезгә карата мәхәббәтнең сүнмәвен-сүрелмәвен телим, – диде Светлана Фларис кызы, ихлас теләкләрен юллап.
ЗАГС бүлеге мөдире Ләйсән Камил кызы Йосыпова күркәм парларга изге теләкләрен матур шигъри юллар аша җиткереп: “Бер-берегезне эзләп тапкансыз, озак еллар үз бәхетегез белән, үз парларыгыз белән яшәгез. Без сезгә карап сокланабыз, сездән үрнәк алабыз. Саулык-сәламәтлек сезгә, балалар, оныклар шатлыгы, һәр туган көн сезгә бары тик изге хәбәрләр генә китереп торсын. Бездә 60 еллык бергә тату гомер итүче юбилярларны да котлау традициясе бар. Аллаһ боерса, ун елдан соң да шушы ук составта очрашырга килешәбез, ярыймы?! Котлыйм сезне!” – диде.
Артабан гаилә әгъзалары тантананы алып баручы Илсөяр Габдрахманованың җитди дә, шул ук вакытта шаяру катыш төрле сорауларына җаваплар кайтарып, тату яшәү серләре, тормышларында булган иң кызыклы, истәлекле вакыйгалары, тормыш иптәшенә гашыйк булу, кемнең беренче тапкыр “яратам” дип әйтүе, балалары тугач кичергән хис-кичерешләре белән уртаклашты.
“Тормыш булгач, төрле чаклар булгандыр, тик бер-беребезгә авыр сүзләр әйтеп, үпкәләшеп, озак сөйләшмичә торганыбыз булмады. Сабыр булыгыз, бер-берегезне аңлап, терәк-кирәк булып, бер-берегезгә юл куеп, тормышның кадерен белеп яшәгез”, – дигән киңәшләрен бирде яшьләргә тәҗрибәгә, олы хөрмәткә лаек абый-апалар. Аларны тәбрикләргә килгән балалары, туганнары да әти-әниләре белән чиксез горурлануларын, аларның олы үрнәк булуларын белдереп, кадерлеләренә сәламәтлек, озын бәхетле гомер кичерүләрен теләделәр.
Соңыннан өлкән яшьтәге райондашларыбыз яшьлекләрен искә төшереп, парлашып вальс әйләнде. Чара дәвамында Гүзәл Хәйруллина, Ревинер Гобәев, Гөлнара Шәймиева биредә җыелучыларны моңлы җырлар белән сөендерде.