ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
2 февраль 2024, 05:35

Ватан патриотларын тәрбиялибез

Шушы көннәрдә районыбызның “Гаилә” үзәгендә районның Әтиләр советы рәисе Илшат Әрдәширов, махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләр, сугыш хәрәкәтләре ветеранары белән очрашу булды.

Ватан патриотларын тәрбиялибезВатан патриотларын тәрбиялибез
Ватан патриотларын тәрбиялибез

Яшь буынга патриотик тәрбия бирү – чорыбызның көнүзәк мәсьәләләренең берсе. Соңгы елларда илебездә күптөрле үзгәрешләр булып тора. Укучыларны патриотик рухта тәрбияләүнең нәтиҗәлелеге укытучы, тәрбияче һәм ата-аналарның шәхси сыйфатларына һәм педагогик осталыкларына бәйле. Беренче чиратта, сөекле Ватаныбызны, туган халкыбызны хөрмәтләү, Бөек Ватан сугышы , Әфган һәм Чечен сугышлары. Украинадагы махсус хәрби операция бару шартлары турында, Ватан тарихына хөрмәт белән карау рухында тәрбияләү мөһим урын алып тора. Чарада шушы һәм башка актуаль мәсьәләләр буенча түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас