Шахмат ярышларында беренче урында Камил Васиков, икенчедә – Фәргать Батыршин, өченче урынны Фәзир Арсланов алды. Армрестлинг нәтиҗәләре түбәндәгечә булды: кызлар арасында 60 кг кадәр авырлык категориясендә беренче урынны – Карина Әхмәтшина, икенче – Элина Садыйкова, өченче урынны Элина Әхмәтшина алды. 60 кг югарырак авырлык категориясендә беренчелекне Азалия Зарипова бирмәде, икенче урынны Гөлназ Усманова алды, өченче урынны Карина Әхмәтшина яулады. Егетләр арасында ( 65 кг кадәр): беренче урында – Вадим Нәбиуллин, икенчедә – Илназ Ханов, өченче – Илвир Садыйков булды. 80 кг кадәр авырлык категориясендә беренче урынга Фаил Әнвәров чыкты, икенче урынны Илфат Дәүләтшин алды, өченче урынны Нияз Ваһапов яулады. 80 кг югарырак категориядә: беренче урында – Карим Нәбиуллин, икенчедә – Илфат Дәүләтшин, өченче урында – Вадим Нәбиуллин.
Җирле инициативаларны хуплау программасы кысаларында волейбол уеннары да оештырылды. Нәтиҗәдә беренче урынны “Энергетик” командасы алды, икенче урынга “Ветераннар” командасы чыкты, өченче урынны мәктәп командасы яулады.
Әйткәндәй, Яңа Балтач авыл биләмәсенә караган авыллар Җирле инициативаларны хуплау программасында һәрвакыт актив катнашып килә. Быел да алар, мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйча, чираттагы мөһим мәсьәләне хәл итәргә булды. Яңабалтачлылар 2024 елда бу программа ярдәмендә төрле тренажерлары да булган ачык һавадагы спорт мәйданчыгына ия булырга теләк белдереп бердәм тавыш бирде.