Кубок өчен Уфа, Мәләвез, Стәрлетамак, Ишембай, Кумертау шәһәрләре һәм безнең районның “Ястребы” командасы уенчылары көч сынашты.
Уфа шәһәреннән килгән “Тайфун” командасы хоккейчыларын безнекеләр 14:0 исәбе белән җиңде. Ишембай командасы капкасына алар 16 гол кертеп, 16:1 исәбе белән өстенлек алды. Боз хуҗалары – Кумертау шәһәренең “Сапсан” командасы белән уен шулай ук безнекеләр файдасына 2:17 исәбе белән тәмамланды.
Финал уеннарда “Ястребы” командасы Стәрлетамак шәһәренең “Орлан” командасы белән очрашты. Җилдәй җитез хоккейчыларыбыз көндәшләрен 7:3 исәбе белән җиңеп, “Алтын шайба” кубогына лаек булды.
“Ястребы” командасы уенчылары һәм аларның әти-әниләре тренерлар Азат Илшат улы Мәҗитов, Эльвир Марсель улы Фазылбәковка көчле рухлы, спорт союче егет-кызлар тәрбияләүдә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт җиткерә.